(Казан шәһәре KZN.RU,
4-нче июль). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Казанда биналарны
төзү
һәм төзекләндерү
буенча проектлар хупланды. Әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Казан мэры Илсур
Метшин һәм башкалар катнашты.
Проектларны Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим
итте.
Беренче булып Мөштәри урамы буенча урнашкан торак йортны
реконструкцияләү проекты хупланды.
Икенче проектта Брюсов урамы буенча урнашкан ике катлы шәхси торак йортны төзекләндерү эшләре
каралды. Бина тарихи җирлектә урнашкан.
Сара Садыйкова урамы буенча 6 катлы торак йорт төзү
проекты шулай ук бертавыштан кабул ителде.
Киләсе кабул ителгән проектлар – Столбов урамы буенча 4-5 катлы йорт һәм Спартаковская урамы буенча 6 катлы йорт төзү.
Маяковский һәм Бутлеров урамнары
киселешендә урнашкан
13/34 номерлы йортны төзекләндерү проекты шулай ук
кабул ителде.
Аннан соң Петербург урамы буенча урнашкан
административ бинаны реконструкцияләү проекты хупланды. ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзе буенча, әлеге проект мәсьәләнең әйбәт
чишелеше.
Шулай ук, Карл
Маркс урамы 67-нче номерлы йорт адресы буенча урнашкан чиркәү каршында рухи үзәк төзү проекты һәм “Кояш” (“Солнце”) мәктәбенең спорт инвентарьләрен саклау өчен бинаны төзекләндерү проектлары каралды.
Казанның Киров районында “Заречная”
канализацион насос станциясе төзү проекты күзәтү мәйданчыгын
булдыруны күздә тота. Рөстәм
Миңнеханов әлеге карарны уңай
бәяләде.
Соңгы булып “Арт Сити” торак комплексының
территориясендә бер объект төзү
проекты хупланды, дип хәбәр итә
ТР Президенты матбугат хезмәте.