(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Михаил Ченцов). Бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин торак фондны капиталь төзекләндерү
программасын милекчеләр белән уртак финанслау муниципалитет өстенә программаның
үтәлү сроклары буенча
йөкләмәләр өстәвен билгеләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин күп фатирлы торак йортларны капиталь
төзекләндерү программасы 83% үтәлде һәм октябрьгә кадәр тәмамланачак, дип хәбәр
итте. Тулысы белән капиталь
төзекләндерү 23 йортта тәмамланган, 177 йортта тәмамланырга тора. Эшләрнең
гомуми бәясе – 1,5 млрд сум. Шуларның 813,7 млн сумы – милекчеләрнең
кертемнәре, 54,2% тәшкил итә, 396,44 млн сум республика бюджетыннан, 290,9 млн сум
– муниципаль бюджеттан бүлеп бирелде.
Казан Мэры Илсур Метшин капиталь төзекләндерү программасы бер урында
тормый, даими рәвештә яңартыла, капиталь төзекләндерүнең яңа төрле эшләре булып
автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктлары урнаштыру тора, дип өстәде.
Алар җылыту сезоны алдыннан 1115 күп фатирлы йортта һәм 165 бюджет учреждениеләрендә
барлыкка киләчәк.
“Индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру – алга таба зур
адым. Бу программада бик күп уңай яклар –
су чыгымныры кими, һәр елны яңа челтәрләр сузу кирәкми, кешеләр кайнар суның киләсен
көтеп, су агызып тормыйча,
экономияли башлый. Бик күп уңай яклар, шуның өчен халык белән очрашу барышында икеләнүче кешеләргә күрсәтергә,
аңлатырга, программада катнашырга ышандырырга кирәк”, - диде Казан Мэры.