(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алсу Сафина). “Чәчәк атучы Казан” һәм “Чәчәк фестивале”
җиңүчеләрен бүген Казан Ратушасында бүләкләделәр. Рәхмәт хатлары һәм бүләкләрне
Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды. Иң оригиналь чәчәк композициясе итеп “Казан
Арена” стадионы янындагы “FIFA стенасы” композициясе табылды, ә “Чәчәк
фестивале” җиңүчесе “Хәтерлисеңме, ничек башланды” (“Ты вспомни, как все
начиналось”) композициясе белән Мәсәкәү районы ТКХ идарә итүче компаниясе
булды.
“Чәчәк атучы
Казан” проекты даими рәвештә 2014 елдан үткәрелә, шул вакыт эчендә шәһәр халкы
аны үз итте – шәһәр урамнары, оешмалар, кафе, кунакханәләр ишекләре, мәктәп,
балалар бакчалары территорияләре чәчәк һәм чәчәк композицияләре белән бизәлгән.
Казан Мэры Илсур
Метшин искәртеп үткәнчә, бәйгене үткәрү идеясе беренче тапкыр Бөтендөнья җәйге
универсиадага әзерләнгән вакытта туды. “Ул вакытта без шәһәрне чәчәкләр
ярдәмендә ничек үзгәртеп булуын күрдек”, - диде шәһәр башлыгы. – Яңалык юк кебек
– чәчәкләр тормышны бизи. Ләкин беренче адымны ясагач, без моның нинди нәтиҗә
биргәнен күрдек. Шәһәлеләр һәм кунаклар сүзләре эшебезнең уңышын күрсәтәләр. “Чәчәк
атучы Казан” проектыннан башка хәзер шәһәрне күз алдына китереп булмый”.
Быел чәчәкләр һәм
композицияләрнең гомуми мәйданы 56 мең кв.м тәшкил итә.4 ел эчендә шәһәр
территориясендә 27 млн чәчәк утыртылды, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Проектта
катнашучылар саны, шулай ук flowers.kzn.ru сайтында комопзицияләр өчен тавыш
бирүчеләр саны 2 тапкыр артты.
Киләсе елда Казан
футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итә. “Бу – без әлегә кадәр күтәрелмәгән
биеклек. Чемпионат – дөньяда иң масштаблы вакыйга. Бу безнең өчен – матур
Казаныбызны, кунакчыллыгыбызны, шул исәптән “Чәчәк атучы Казан” проекты белән
дә, күрсәтү өчен мөмкинлек”, - диде Мэр. Шул уңайдан, Илсур Метшин район
башлыкларына, “Трест “Горводзеленхоз” МУП җитәкчелегенә һәм Казанның Тышкы төзекләндерү
комитетына киләсе елга шәһәрне бизәү өчен чәчәк композицияләре проектын әзерләү
бурычы белән мөрәҗәгать итте.
Мэр “Чәчәк атучы
Казан” проекты кысаларында 2015 елдан үтә торган “Чәчәк фестивале” турында да
сөйләде. И.Метшин сүзләренчә, “Чәчәк фестивале” мәйданчыгын (“Әкият” курчак
театры янында) казанлылар ярата, шул исәптән туристлар да.
Искәртергә кирәк,
“Чәчәк фестивале” мәйданчыгында ландшафт фирмалары, үсемлек питомниклары,
торак-коммуналь һәм төзелеш комплексы предприятиеләре, шәһәрлеләр көче белән
чәчәк композицияләре һәм балалар өчен уен мәйданчыгы оештырылды.
Атна саен биредә,
шәһәр берләшмәләре, оешмалар һә учреждениеләре, эшкуарлар һәм креатив
шәһәрлеләр катнашында, “Мәдәни мохит” проекты үткәрелде.
И.Метшин
проектларда катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм рәхмәт хатлары һәм истәлекле
бүләкләр тапшырды. “Иң матур бизәлгән фасад” номинациясендә 2 урын “ПИРР” ҖЧҖ
бирелде, 1 урын – “КамаСтройИнвест” ҖЧҖ.
“Иң матур
бизәлгән белем бирү учреждениесе территориясе” номинациясендә 3 урын – Яңа Савин
районының 85-нче балалар бакчасына, 2 урын – Яңа Савин районының 411-нче
балалар бакчасына һәм 1 урын Киров районының 82-нче балалар бакчасына бирелде.
Иң оригиналь
чәчәк композициясе итеп FIFA-2018 стенасы табылды. Аны “Трест “Горводзеленхоз”
МУП тәкъдим итте. Композициянең гомуми мәйданы 271 кв.м тәшкил итә.
Үзләренең йорт
территорияләрен бизәгән шәһәрлеләргә аерым рәхмәтләр әйтелде. Авиатөзелеш
районында яшәүче Дания Хәлиулина “Йорт территориясен иң матур бизәү”
номинациясендә 3 урын алды.
“Башка казанлылар
да йортлары территорияләрен шулай бизәсеннәр, чиста тотсыннар өчен, йортыбызны
күрсәтергә теләдек”, - дип сөйләде Дания Хәлиулинаның кызы Алсу Сабирова.
Икенче урында “Центр-МК”
идарә итүче компаниясе урнашты, Мәскәү районы ТКХ идарә итүче компаниясе бу
номинациядә җиңү яулады.
Предприятие территориясен
бизәгән өчен 1 урынны “КМПО” АҖ алды. Өчлеккә шулай ук “Уютный дом” идарә итүче
компаниясе һәм Россия Монополиягә каршы хезмәтенең уку-методик үзәге керде.
Иң матур чәчәк
фотосы өчен махсус бүләк белән казанлы Марат Хафизов бүләкләнде.
“Иң чәчәк атучы
район” номинациясендә беренче урын Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясенә бирелде. 2 урын – Киров һәм Мәскәү районнары, 3 урын –
Вахитов һәм Идел буе районнарында.
Казан Мэры “Чәчәк
фестивалендә” актив катнашучыларга – “Городское благоустройство” МУП (“Krasava”
композициясе), “Айс Мастер Казан” ҖЧҖ (“Романтик агач” композициясе), “Системы
благоустройства” ҖЧҖ (“Балалар шәһәрчеге”), “Мегастрой” ҖЧҖ (“Ел фасыллары”), “Унистрой”
идарә итүче компаниясе (“Унистроим города”), “Гринстан” ландшафт компаниясе (“Яшел
утрау”), “Акварель” төзелеш-сәүдә компаниясе (“Хыял”), шулай ука казанлы
Салават Фәйзуллинга (“Йөрәк”) – рәхмәт хатлары тапшырды.
Тамашачыларның
мәхәббәтен “Le Figaro” композициясе (“Кедр” Сәүдә йорты” ҖЧҖ) яулады. Өченче урын
“Бишенче фасад” композициясенә (“Парк-Сервис” ҖЧҖ) бирелде. 2 урынны “Ариадна
җебе” лабиринты” композициясе (“Жилищник-2” ҖЧҖ) яулады. Җиңүче итеп “Хәтерлисеңме,
ничек башланды” (“Ты вспомни, как все начиналось”) композициясе белән Мәсәкәү
районы ТКХ идарә итүче компаниясе табылды.
“Сез барыгыз да –
җиңүчеләр, төп бүләк – казанлыларның рәхмәт сүзләре”, - дип билгеләде И.Метшин
һәм барлык җыелучыларга шәһәргә яхшы мөнәсәбәтләре өчен янәдән рәхмәтен
җиткерде.