(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче март, Екатерина Виславская). Казан ратушасында “Казан шәһәренең
иң яхшы ел укытучысы-2018” бәйгесендә җиңүчеләрнең исенәре игълан ителде. Иң яхшы
укытучы булып Идел буе районының 19-нчы гимназиясеннән Тимур Вишневский
табылды. Ул шулай ук “Фән укытучысы” номинациясендә беренче урынны алды. Бәйге 9
номинациядә үтте. 2018 елның иң яхшы укытучысын Казан Мэры Илсур Метшин
бүләкләде.
“Бәйгедә төрле
яшьтәге укытучылар катнашу – аның үзенчәлеге булып тора: ветеран укытучылар һәм
әле генә һөнәр юлларын башлаучылар. Нәкъ менә бу бәйге һөнәри тәҗрибә белән
алмашу, иске мәктәп һәм яңа сулышы кушылу өчен төп мәйданчык булып тора”, -
диде тантанада шәһәр башлыгы. Ул өстәгәнчә, бәйге Казан педагогларына үзләре
турында Россия күләмендә игълан итәргә мөмкинлек бирә.
Т.Вишневский үз
чиратында,аңа бәйге барышында булышлык иткән гаиләсенә, 19 номерлы гимназия
коллективына һәм Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлегенә рәхмәтен белдерде. “Һәрберебез
һөнәр сайлау алдында торды. Мин педагоглар династиясеннән һәм әлеге һөнәр белән
кечкенәдән таныш. Ләкин әни миңа: “Улым, үзең сайларга тиешсең”, - диде. Һәм мин
сайладым, һәм моңа әле бер генә тапкыр да үкенмәдем, - диде ул. – Бәйгене оештыручыларга
аеруча рәхмәт”.
Быел шәһәр
бәйгесе республиканың зональ этабы белән бер вакытта үтте. Т.Вишневский, җиңүче
буларак, Казан шәһәрен республика күләмендә тәкъдим итәчәк.
“Ел укытучысы”
бәйгесе Татарстан башкаласында 28-нче тапкыр уза. Ноябрь-декабрь айларында
район этабы узды, гыйнвар-февраль айларында – шәһәр этабы. Катнашучылар өч
турда сынау аша үттеләр. Беренче турда 488 педагог катнашты. Беренче этапта составына
югары уку йортлары вәкилләре, фәннәр кандидатлары һәм докторлары, узган елларда
җиңүчеләр, шулай ук република бәйгесе жюри әгъзалары кергән жюри укытучыларның
шәхси сайтларын һәм эсселарын бәяләде. Икенче этапка 76 мәгариф оешмасыннан 91
укытучы чыкты, аларга дәрес һәм методик семинар үткәрергә туры килде. Азаккы этапта
мәгариф проекты булдырырга кирәк иде – әлеге этапта командада эшли белү сәләте тикшерелде.
Бәйгедә катнашучыларның уртача яше – 42. Иң өлкән катнашучыга 69 яшь, иң яшенә –
21 яшь.
Шәһәр башлыгы шулай
ук “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе” номинациясендә җиңүчеләрне
бүләкләде. Беренче урынны Мәскәү районының 387 номерлы балалар бакчасының бала
үсеше үзәгенең физик культура буенча инструкторы Александр Бодров алды, икенче
урын – Яңа Савин районының 380-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Тамара Акмаева,
өченче урынны үзара Совет районының 177-нче балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Анастасия
Шергина һәм Мәскәү районының 395-нче балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Алина Загретдинова
бүлештеләр.
“Өстәмә белем
бирү педагогы” номинациясендә Авиатөзелеш районының мәктәптән тыш эшләр
үзәгенең IT-технологияләр укытучысы Галина Боброва җиңде. Икенче урынны Идел
буе районының балалар музыка мәктәбе укытучысы Миләүшә Хайруллина алды, өченче
урынны Яңа Савин районының балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Венера
Галимова яулады.
“Оештыручы
педагог” номинациясендә иң яхшы итеп Киров районының 152-нче гимназиясе оештыручы
педагогы Марина Захарова танылды. Икенче урынны Яңа Савин районының 177-нче
лицее оештыручы педагогы Аида Горбунова яулады, өченче урын Авиатөзелеш
районының 33 мәктәбе оештыручы педагогы Антон Романовка бирелде.
“Сыйныф җитәкчесе”
номинациясендә беренче урын Идел буе районының 6-нчы гимназиясе укытучысы Анастасия
Росихинага бирелде. Икенче урында – Совет районының 167-нче мәктәбе класс
җитәкчесе Ольга Васильева, өченче урында – Киров районының 4-нче гимназиясе
сыйныф җитәкчесе Ләйсән Әхмәтҗанова.
“Тормыш иминлеге
нигезләре укытучысы” номинациясендә Яңа Савин районының 177-нче лицее укытучысы
җиңде. Икенче урында – Вахитов районының Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов ис. Казан
кадет интернат-мәктәбе укытучысы Ренат Акбулатов, өченче урында – Совет районының
161-нче мәктәбе укытучысы Валерий Воробьев.
“Татар теле һәм
әдәбияты укытучысы” номинациясендә беренче урын Вахитов районының 39-нчы
мәктәбе укытучысы Ильмира Әпсәлямовага бирелде. Икенче урында – Вахитов районының
27-нче мәктәбе укытучысы Эльвина Нәҗипова, өченче урында – Совет районының
159-нчы лицее укытучысы Лилия Галимуллина.
“Педагогик дебют”
номинациясендә иң яхшысы булып Совет районының 121-нче лицееның тарих укытучысы
Эльвина Бикморзаева танылды. Икенче урында – Идел буе районының 39-нчы
гимназиясенең биология укытучысы Айсылу Багапова, өченче урында – Совет районының
144-нче мәктәбенең информатика укытучысы Олег Смирнов һәм Идел буе районының
19-нчы гимназиясенең тарих укытучысы Евгений Лобанов.
Совет районының
90-нчы гимназиясенең математика укытучысы Наталья Максимова “Ветеран-педагог” номинациясендә
беренче урынны яулады. Икенче урын Мәскәү районының 94-нче гимназиясенең алман
теле укытучысы Татьяне Аввакумовага бирелде. Өченче урында – Киров районының
15-нче гимназиясенең биология укытучысы Людмила Брусницына.
“Фән укытучысы”
номинациясендә Яңа Савин районының 143-нче мәктәбенең химия укытучысы Екатерина
Русакова, Мәскәү районының Ж.А.Зайцева ис. 122-нче гимназиясенең рус теле
укытучысы Юлия Мельникова һәм Совет районының 175-нче мәктәбенең тарих
укытучысы Дмитрий Спиридонов лауреат исемнәре алдылар. Икенче урында – Вахитов
районының 98-нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Роман Чеботарев, өченче
урында – Вахитов районының 1 номерлы татар гимназиясенең физика укытучысы.
Моннан кала,
Казанның Мактау грамотасы белән иң яхшы директор исеменә 2017 елда үткән
Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе – Яңа Савин районының 85-нче мәктәбе директоры
Ренат Хәйбуллин бүләкләнде.
“Катнашуыгыз өчен
рәхмәт! Шәһәр җитәкчесе булырак мине хәзер нинди хисләр биләвен күз алдына
китерә аласызмы? Бүген сәхнәдә басып торучы һәм әлеге залда утыручы шундый укытучылар
өчен, хезмәттәшләрегез һәм балаларыбыз өчен эшлибез дә инде. Шундый педагоглары
булган шәһәр башлыгы булуыма шатмын”, - диде тантана азагында И.Метшин.
Чарада шулай ук
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан
муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан районнары
башлыклары һәм башкалар катнашты.