(Казан шәһәре KZN.RU, 17 апреля, Ксения Швецова). Казанның 2030 елга
кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәрнең социаль-икътисади ориентирлары күпчелек очракта үтәлгән. Стратегияне гамәлгә ашыру доклады белән бүген Казан шәһәре Думасының
XXV сессиясендә траснпорт, икътисади үсеш
һәм сәүдә мәсьәләләренә күзәтчелек
итүче, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров чыгыш ясады.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, стратегиянең максатлары һәм бурычлары шәһәр хуҗалыгын үстерү буенча 24 муниципаль программада да исәпкә алынган.
Мәсәлән, демография күрсәткечләренең уңай динамикасы сакланып
кала. 2018 елның 1-нче гыйнварына Казанның халык саны 1 млн 243 мең 500 кеше тәшкил итә һәм хисап периоды дәвамында 11 мең 600 кешегә арткан. “Казан Идел буе федераль округы кысасында гына
беренчеләрдән түгел, шулай ук, ул яңа туган балалар саны буенча Екатеринбург, Новосибирск һәм башка шәһәрләрне узды”,
- дип ассызыклады И.Шакиров. Казанлыларның гомер озынлыгы арткан, 1-нче гыйнварга ул 75 яшь тәшкил итә. Стратегия
әзерләгәндә, әлеге күрсәткечкә 2024 елда гына ирешергә дип
максат куелган иде.
Бүгенге көндә 1 яшьтән 6 яшькә кадәр Казан балаларының
75% мәктәпкәчә белем ала. Балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү
максатыннан стратегиядә хосусый балалар бакчалары һәм мәктәпләр санын арттыру каралган. Шул рәвешле, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү программасы буенча, хосусы белем бирү учреждениеләрен ачу
эшчәнлеге аеруча өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертелгән. Шулай ук, дәүләт белем бирү
учреждениеләрен төзү эшләре дә дәвам итә. Искәртеп китик, узган ел эчендә Казанда кулланылышка 1224 урынлык 2 мәктәп
тапшырылды, ә быел 3 яңа мәктәп төзелә.
“Республика җитәкчелеге ярдәме белән һәм федераль программаларда актив катнашуы аркасында Казан соңгы 10 ел
эчендә төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр саны буенча миллионлык шәһәрләр арасында беренче урын алып тора”, - диде И.Шакиров.
Докладтан билгеле булганча, шәһәрнең төп икътисади
күрсәткечләрендә шактый
алга китеш бар. Шул рәвешле, җан исәбенә вал
территориаль продукты күләме 556 мең сумга җиткән, ә җыелма
сәнәгать җитештерү күләме
365 млрд. сум. Бер кешегә
акча кереме 4556 сум тәшкил итте, икътисадта уртача еллык эшчеләр саны 626
мең кеше тәшкил итә. Болар барысы да, товар әйләнеше күләмен 3,5% арттырырга мөмкинлек бирде.
“Былтыргы ел нәтиҗәләре буенча, эшләүчеләрнең гомуми саныннан кече бизнес
белән шөгыльләнүчеләр өлеше 38% тәшкил итә.
Әлеге сектор Казанның
территориаль продуктының якынча 40% тәэмин итә. Кече предриятиеләрнең әйләнеше 540 млрд. сум тәшкил итте. Казан бюджетына кече һәм урта бизнестан килгән салым керемнәре 3 млрд. 322 млн. сум тәшкил итте, бу салым керемнәренең гомуми саныннан 30% ”, - диде И.Шакиров.
“Стратегия безгә эшчәнлек юнәлешен билгели. Башкарма комитет аны гамәлгә ашыру
буенча төп чараларны билгеләде. Ләкин стратегияне гамәлгә кертү буенча шәһәрнең Башкарма комитетының барлык структур бүлекчәләренең дә төгәл координациясе таләп ителә,
- диде И.Метшин. – Стратегияне гамәлгә ашыра торган координатор буларак Икътисади үсеш
комитеты бердәм эш итүнең системасын булдырырга тиеш”.
Шулай ук, ул стратегияне кабул итүдән соң бер ярым
ел вакыт узуны һәм әлеге документны җиренә җиткереп эшләп бетерергә кирәклеген ассызыклады. Искәртеп китик, Казанның
2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе 2016 елда кабул ителде. Аны гамәлгә ашыруның кабул
ителгән мехнизмы буенча документ 3 елга бер корректировка узачак.
“Россия президентының Федераль собраниегә булган мөрәҗәгатендә үсеш юнәлешләре төгәл итеп билгеләнгән. Болар барысы да безнең планга төзәтүләр кертүгә мәҗбүр итә. Башкарма комитетны кыска срокларда стратегияне гамәлгә ашыру
буенча чаралар планын эшләп бетерергә һәм стратегиянең төп бурычларына туры китереп барлык шәһәр программаларын төзәтү буенча эшчәнлекне
башларга йөклим”, - диде Мэр.
Ул депутатлар корпусын шәһәр үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлектә
активрак катнашырга чакырды.