(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы август, Ксения Швецова). Августта Казанда 5 эре спорт чарасы
узачак, шуларның икесе – халыкара чара. Шәһәрлеләрне Физкультурачы көнен бәйрәм
итәргә, көч спорты, авиаярышларын карарга, шахмат уенында көчләрен сынарга чакыралар.
Планлаштырылган чаралар хакында бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм
спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.
Узган ял
көннәрендә Казанда триатлон буенча ярышлар үтте. Аларда шәһәрлеләр белән
беррәттән төрле илләрнең танылган спортчылары катнашты.
Киләсе спорт
чарасы шимбә, 11 августта үтәчәк. Бу көнне Россиядә Физкультурачы көне билгеләп
үтелә. Казанда ул 10.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында башлана. Чараның үзенчәлеге
булып иҗтимагый спорт оешмаларының һәм шәхси спорт клубларының күрсәтмә
чыгышлары торачак. Көч спорты фестивале чын тамаша күрсәтергә вәгъдә итә.
Теләүчеләр шахмат
буенча турнирда, “Квадрат патшасы” ишегалды футбол уенында һәм башка экзотик
спорт төрләрендә катнаша ала – мәсәлән, пычак ыргыту спорт уенында һәм
киберспортта.
Бу көнне этләр
парады да узачак, ә гамәли эт асраучылык спортын яратучылар аджилити,
дог-фрисби секцияләрендә һәм этләр чабышында чыгыш ясаячаклар.
Бию яратучыларны
спорт һәм заманча бию ярышларына һәм мастер-классларга чакыралар. Бәйрәмнең иң
кечкенә кунакларына велоспорт мәйданчыгы оештырылачак. Балалар өчен толокарларда
(балалар утырып төртеп йөри торган машиналар) старт биреләчәк.
15-17 августта Үзәк
стадионда җиңел атлетика күп төр ярышлары буенча командалы Россия чемпионаты узачак.
Өч көн дәвамында спортчылар команда беренчелегендә җиңү өчен көрәшәчәк. Һәр команда
составына 6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз керә. Ир-атлар 10 төр ярыш буенча,
хатын-кызлар 7 төр ярыш буенча көч сынашачак. ТР җыелмасы составында Казанның 10
спортчысы катнаша.
24-26 августта
Очкыч спорты буенча дөнья чемпионаты – Red Bull Air Race авиаярышлары узачак.
Казансу елгасы акваториясендә, “Миллениум” күпере белән Кремль дамбасы
арасында, югары класслы очучылар җиңел, югары маневрлы очкычлар белән идарә итү
осталыкларын күрсәтәчәкләр.
26 августта
казанлыларны тагын бер ярыш көтә – бу көнне Кремль яр буенда республиканың иң көчле
чаңгычылары чаңгы-роллерлар буенча шәһәрнең ачык чемпионатында җиңүчене
билгеләячәкләр.
Казанның спорт календаре
чараларга бай һәм үзенә шәһәрлеләрне, спорт яратучыларны җәлеп итә, дип билгеләп
үтте Казан Мэры Илсур Метшин. “Сәламәт яшәү рәвешен, физкультураны пропагандалау
– бик мөһим. Еллар буенча статистика белән таныштык: 60 ел элек Казанда барлыгы
7 СССР Спорт остасы булган, 20 елдан соң алар саны 444-кә җиткән. Бүгенге көндә
бездә 131 Россия спор остасы бар, шуңа күрә омтылырга әле урын бар”. – диде И.Метшин.
Ул өстәгәнчә, профессиональ спорт әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә танылган
спортчылар мисалы балаларны һәм яшүсмерләрне илһамландыра. “Балалар үзләренең
яраткан уенчылары, хоккейчылары, җиңел атлетларына, чаңгычылары һәм башка
спортчылары кебек булырга омтылмасалар, алар үсмәячәк. Геройларсыз безнең спорт
мәктәпләре рәтләре тулмаячак. Шуңа күрә бу эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип
тәмамлады Мэр.