(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова уздырды.
Киңәшмәдә 2018 елда юл-төзекләндерү эшләре барышын, шулай ук Казанның хезмәт базарында эшләр торышы буенча фикер алыштылар.