Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе узды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанда шәһәр
Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең
аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
уздырды.
Киңәшмәдә Казанда
яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны уздыру, шулай ук яңа ел бәйрәмнәре
вакытында янгынга каршы режим һәм янгын куркынычсызлыгы турында фикер
алыштылар.