Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе эшендә КФУ студентлары катнаша
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Ксения Швецова). Казан
шәһәре Думасының XXXIII сессиясе эшендә Казан югары уку йортлары студентлары
катнаша. Сессия эше башланыр алдыннан аларны Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде.
«Без шәһәр Думасы эшендә яңа сәхифәне башлап җибәрәбез,
утырышларга Башкарма комитет хезмәткәрләрен генә түгел, ә уку сессияләрен калдырмаучы
шәһәрнең иң яхшы студентларын да чакырабыз. Әйдәгез, аларны сәламлик һәм сессия эшенә уңышлар
телик», - диде И. Метшин. Бүгенге сессиядә КФУ юридик факультетының иң яхшы
студентлары катнаша.
Искәртеп узабыз, депутатлар барлыгы 11 мәсьәлә буенча фикер алышачак. Көн тәртибендәге төп темаларның берсе
Казанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру булачак. Бу мәсьәлә буенча доклад
белән Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов чыгыш ясаячак.