(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казан Мэры Илсур
Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният
хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең эшчәнлегегез сәнгатьнең барлык төрләрен саклап
калуга һәм үстерүгә, үсеп килүче буынны яхшылык һәм мәхәббәт идеаллары
нигезендә тәрбияләүгә юнәлтелгән. Креативлыгыгыз, якты идеяләрегез һәм аларны
эзлекле рәвештә тормышка ашыру бик күп талантларны ачарга, кызыклы проектларны
гамәлгә куярга ярдәм итә.
Күп функцияле мәдәни үзәкләр, китапханәләр, музейлар,
сәнгать галереяләре, балалар сәнгать мәктәпләре, Казан зооботаника бакчасы
эшчәнлеге соңгы елларда учреждениеләрнең матди-техник базасын масштаблы яңарту
нәтиҗәсендә сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыкты. Ел саен шәһәребездә меңләгән
мәдәни вакыйга уза - аларның һәркайсы, иҗади һәм осталык күрсәтеп, Казан
тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Татарстан башкаласы чын мәгънәсендә
талантлы музыкантларның, артистларның, рәссамнарның, биючеләрнең һәм
әдәбиятчыларның гүзәл вәкилләре белән дан тота һәм үзенең бай мәдәни тормышлы
шәһәр булуын һәрвакыт раслый.
Эшегезгә бирелеп хезмәт итүегез өчен чын күңелдән
рәхмәт белдерәм. Сез дөньяга керткән матурлык үз тормышыгызны да бизәсен. Нык
сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек телим!» - диелә
котлауда.