Казан Мэрының коронавируска тапшырган тест нәтиҗәсе - тискәре
Марат Мөгыйнов фотосы
Массакүләм мәгълүмат чараларында 13-нче март көнне
Казан Мэры РСФСР халык артисты Лев Лещенко катнашында узган чарада булуы
турында мәгълүмат чыгардылар. Табиблар артистта коронавирус барлыгын раслаган.
Шуңа бәйле рәвештә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте түбәндәгене хәбәр итә.
Төрле кешеләр белән очрашуны күздә тоткан актив
эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, якын-тирәдәгеләр өчен куркыныч булмасын өчен,
Илсур Метшин 23-нче мартта ук үз инициативасы белән тиешле анализ тапшырды, ул
тискәре нәтиҗә күрсәтте. Казан Мэры үзен яхшы хис итә. Бүген ул анализны янә
бирде.