Казанда су басулар карның эрү интенсивлыгына, һаваның тәүлеклек уртача температурасына һәм бу айда төшәчәк явым-төшем күләменә бәйле булачак. Кар катламының биеклеге урыны белән 1-2 метрга җитә, ә туфракның туңу тирәнлеге төрле районнарда – 50 дән 70 сантиметрга кадәр. Язгы ташу мартның өченче декадасында фаразлана. Бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган шәһәр территорияләре эләгә, аларда 386 йорт урнашкан, дип хәбәр итте Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин.
«Алда зур эш тора. Шуны әйтергә телим: һава торышына бернинди өмет булырга тиеш түгел. Кар, тигез генә эреп, Казансуга, Иделгә таба салынган махсус юллар буенча китәр, дип өметләнергә кирәкми. Әйдәгез, һава торышының кискен җылынуыннан чыгып эш итик. Һәркем үзенең киеренке эш участогын һәм районнардагы су басу белән бәйле хәтәр урыннарны белә», – дип шәрехләде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы «Игелекле Казан»га йорт түбәләрен һәм су басу территорияләрен кардан чистарту мөмкинлеге булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
«Бер сүз белән әйткәндә, әйдәгез, кайда кирәк, шунда оешкан рәвештә ярдәм күрсәтик. Ә зур күләмнәр белән, һичшиксез, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гыйльфан улы кул астындагы район администрацияләре шөгыльләнәчәк. Барыгыз да тәҗрибәле, шуңа күрә эшне максималь оештырырга кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Март башында һава торышы температурасы көндезге сәгатьләрдә тотрыклы рәвештә югары булыр дип көтелә. Ай уртасында салкыннар кайтачак, шуңа күрә синоптиклар, быел кискен җылыну, димәк, су басулар да булмаячак, дип вәгъдә итә. Әмма бу фараз гына, дип билгеләп үтте Сергей Чанкин.
Бигрәк тә су басу куркынычы Борисоглебский, Сухая река, Савиново, Красная горка, Ягодная бистәсе, Салмачы, Первомайск, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка һәм Самосырово кебек торак массивларга яный. Шулай ук юлларда, ишегалды территорияләрендә, күпфатирлы йортларның һәм социаль әһәмияткә ия объектларның подвалларын су басарга мөмкин.
«Мэр ярдәме белән шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарындагы «Волжская гавань» торак комплексында 27 йорт урнашкан территорияне су басу мәсьәләсен хәл итә алдык», – диде Сергей Чанкин.
«Водоканал» МУП карамагында 38 гидротехник корылма бар, шәһәр буенча алар – 41. Казанны Иделдә су дәрәҗәсе күтәрелүдән 11 дамба, өч яр ныгытмасы, гомуми озынлыклары 33 км булган ике буа, 1 км озынлыктагы өч ябык коллектор һәм җиде насос станциясе саклый.
5 нче мартта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан су басу нәтиҗәләрен бетерү һәм халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләү буенча команда-штаб күнегүләре оештырылачак.
«20 нче марттан су басуга каршы шәһәр һәм район комиссияләре көчәйтелгән эш режимына күчерелә. Җаваплы вазифаи затлар тәүлек әйләнәсе кизү торачак», – дип ассызыклады спикер.
Шул ук көнне җиде гидропост та үз эшен башлаячак:
Киров районы – Идел елгасы – Красная горка торак массивы;
Идел буе районы – Нокса елгасы – Салмачы поселогы;
Совет районы – Нокса елгасы – Вознесенское торак массивы;
Совет районы – Нокса елгасы – Вишневка торак массивы;
Совет районы – Киндерле елгасы – Әки торак массивы;
Совет районы – Богородское күле – Богородское авылы;
Совет районы – Киндерле елгасы – Нагорный торак массивы.
Ташу вакытында шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр буенча вакытлыча хезмәт эшләячәк, ул 129 маневр төркеменнән гыйбарәт. Алар карамагында 115 берәмлек техника, 119 суырткыч насос, ком тутырылган 2 меңнән артык капчык һәм 700 гә якын трап бар. Ишегалларын кардан чистартуга Суда коткару җәмгыяте җәлеп ителәчәк. Белгечләр су басу куркынычы янаган участокларда профилактик эш алып барачак, оператив мобиль төркемнәр оештырачак.
Язгы ташуга әзерлек узган елның көзендә үк башланган. Шушы вакыт эчендә Киндерле, Нокса һәм Вертелевка елгалары үзәннәре чүптән арындырылган, шулай ук 12 кв.км озынлыктагы канаулар чистартылган һәм казылган.
Белгечләр шулай ук Вознесенское һәм Царицыно торак массивларында су суыртканнар, Липатов һәм Арбузов урамнарындагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрен, Нокса, Киндерле һәм Казансу елгаларының яр буе зоналарын чистартканнар. 11 км озынлыктагы яңгыр канализациясе челтәренә диагностика үткәрелгән, ә Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының җиде участогында су үткәрү торбалары ремонтланган, чистартылган һәм алыштырылган.
Көз айларында Назарбаев урамында (озынлыгы 87 метр) һәм Борисоглебский (41 м), Күзәмәт (57 м), Киндерле (20 м) поселокларында дүрт күпер ремонтланган. Әки, Киндерле, Царицыно, Яңа Сосновка, Белянкино торак массивларында Киндерле елгасы аша күперләр һәм Вишневка торак массивында Нокса елгасы аша күпер чистартылган.
«Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә, проблемалы участоклардан кар чыгарыла, каналларны, елга үзәннәрен куаклыклардан һәм ауган агачлардан чистарту дәвам итә», – дип, нәтиҗә ясады спикер.