Капиталь
ремонтланган 62 нче балалар бакчасында 12 урынга исәпләнгән сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Юдинода беренче төркем ачылачак.
Яңартылган мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен музыка һәм физкультура
заллары, инженерлык һәм юл хәрәкәте иминлеге кабинетлары, логопедия һәм
күпфункцияле кабинетлар, уку сыйныфы җиһазландырылган. Шул ук вакытта балалар
бакчасы экологик тәрбиягә махсуслашачак. Бүген Казан мэры Илсур Метшин 200
тәрбияләнүчене кабул итә алачак учреждение эше белән танышып кайтты.
«Без социаль инфраструктура объектларын
төзүгә һәм капиталь ремонтлауга зур игътибар бирәбез. Илдә социаль объектлар
Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына Казаннан күбрәк төзелә. Соңгы 10 елда без
177 социаль учреждение төзедек, шул исәптән 90 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп.
Моннан тыш, без социаль объектларны капиталь ремонтлыйбыз. Хәзер чират Юдино
бистәсендәге балалар бакчасында, ул 200 баланы кабул итәчәк. Учреждение бик
яхшы ремонтланган, юдинолылар бик ярата торган торак микрорайонда урнашкан», –
дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
1970
елда төзелгән «Тургай» балалар бакчасында узган елның декабрендә тәмамланган
капиталь ремонттан соң 10 төркем эшли. Шуларның сигезе – 3-8 яшьлек балалар
өчен һәм икесе – 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен. Аерым төркемдә үсеш үзенчәлекләре
булган балалар шөгыльләнә алачак.
«Безнең
балалар бакчасында бөтен Юдино бистәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар өчен беренче һәм бердәнбер төркем ачылачак. Без махсус киңлек оештырдык
– анда балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә бармак гимнастикасы белән
шөгыльләнә алачак. Дәресләр комплексына вак моториканы үстерү өчен дәресләр
кертергә кирәк», – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы
Елена Соколикова.
Шул
ук вакытта мәктәпкәчә учреждение экологик юнәлешкә ия. Тәрбияләнүчеләр өчен
тематик зоналар җиһазландырылган, мәсәлән, Россия территориясендә яшәүче
хайваннарның эзләре төшерелгән укыту дивары. Шулай ук лаборатория бар, анда
педагоглар балалар белән бергә цифрлы җайланма ярдәмендә экспериментлар
үткәрәләр. Илсур Метшин дәресләрнең берсендә булды һәм «Температура» темасына
тәҗрибә үткәргән балалар белән аралашты.
«Без
балаларга табигатьне саклауның зарурлыгы турында белем бирәбез, ташландык
материалдан киләчәктә файда китерә алачак әйберләр ясый алабыз», – дип билгеләп
үтте Елена Соколикова.
«Балалар
бакчасы янында күп гасырлык имән урманы урнашкан, барысы да экологик тәрбиягә
корылган. Балалар бакчасы педагоглары әлеге юнәлеш буенча махсус программа
әзерләгән, бу бик мөһим. Әгәр балалар бакчасыннан ук шундый белемнәр алсалар,
безнең шәһәр экологик чисталык ягыннан бөтенләй башка дәрәҗәдә булачак», – дип
ассызыклады Илсур Метшин.
Учреждениенең
икенче катында Илсур Метшинга балалар өчен киенү-чишенү бүлмәләрен күрсәттеләр,
андагы шкафларда мобиль эләктергечләр кулланыла. Мәсәлән, сезонга карап, аларны
кирәк булганда төрле урыннарда кулланырга мөмкин. Бәдрәф бүлмәләрендә урынны
экономияләү максатыннан мобиль сөлге киптергечләр урнаштырылган.
Шәһәр
башлыгы шулай ук музыка залында булды, анда шагыйрь Габдулла Тукайның туган
көне алдыннан балалар татар телендә җыр өйрәнә иделәр. Төркемнәрдә укыту рус
телендә алып барылуына карамастан, мәктәпкәчә учреждениедә татар теле педагогы
да эшли. Балалар бакчасының педагогик коллективы 11 кешедән тора.
Балалар
бакчасы территориясенең гомуми мәйданы 8,6 мең квадрат метр тәшкил итә, бинаның
мәйданы – 2 мең квадрат метрдан артык. Капиталь ремонт барышында мәктәпкәчә
учреждениедә түбә һәм фасад яңартылган, шулай ук тәрәзәләр, инженерлык
челтәрләре алыштырылган һәм керү төркеме үзгәртеп корылган. Территория
төзекләндерелә, кече архитектура формалары урнаштырыла, җиһазлар һәм мебель
яңартыла.
2023
елда Казанда сигез мәктәпкәчә учреждение яңартылды, Адоратский урамында ике
балалар бакчасы төзелде. Быел өч учреждение төзү планлаштырыла (Салават Күперендә, Бохара һәм
Ягодинская урамнарында).
Исегезгә
төшерәбез, Казанда 179 мәктәпкәчә учреждение бинасына капиталь ремонт таләп
ителә. Татарстан башкаласында барлыгы 352 мәктәпкәчә учреждение эшли, аларга 72
мең 142 бала йөри.