Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының тормыш сыйфаты өлкәсендәге премиясенә йомгак ясадылар. Казан шәһәре хуҗалыгын бәяләү буенча илнең иң яхшы шәһәре булды. Бүләкне мэр Илсур Метшинга һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләргә Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев һәм РФ Президентының Үзәк федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев тапшырды.
Премиядә медицина хезмәте күрсәтү, юллар, мәдәният һәм мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр хакимияте эшенә югары бәя биргән шәһәрләрне билгеләп үттеләр. Җиңүчеләрне социологик күзәтү һәм статистика нигезендә билгеләделәр.
«Тормыш сыйфаты буенча лидер» номинациясендә Мәскәү җиңде. Казан шәһәре хуҗалыкның сыйфатын бәяләү буенча иң яхшы шәһәр исемен алды. Белем алу мөмкинлеген Түбән Новгородта, ә йортлы булу мөмкинлеген Калугада билгеләп үттеләр. Куркынычсызлык өлкәсендә Владикавказ лидер булды. Экологик мохит сыйфаты буенча Сочины билгеләделәр. «Халыкның туган шәһәренә тугрылыгы өчен» номинациясендә җиңү Симферопольгә эләкте.
Лауреатларны бүләкләү РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Яңа икътисади сәясәт 2.0: җайлашудан ыргылышка» IX Халыкара форумының пленар сессиясендә булды.
Исегезгә төшерәбез, Финанс университеты 2014 елдан 250 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфатын бәяли. Бу вакыт эчендә рейтинг киң танылу алды һәм белгеч даирәләрендә абруй казанды.
Казан төрле елларда берничә номинациядә җиңүче булып килде. Мәсәлән, 2023 елда шәһәрне инновацион үсеш лидеры дип таныдылар. Ә 2019 елда Татарстан башкаласы халыкның тормыш сыйфаты буенча лидер булды.