«Диалоглар. Язгы очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе «Теплоприбор» заводы бинасында узачак. Күптән түгел мәйданчыкка икенче сулыш өрелде – биредә индустриаль стильдәге бизнес-киңлек барлыкка килде. «Диалоглар»да катнашучылар рәсми ачылуга кадәр үк аның беренче кунаклары булу бәхетенә ирешәчәк. Бу урын очраклы гына сайланмаган –конференциядә сәнәгать территорияләрен үстерү һәм реновацияләү турында фикер алышачаклар.
Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә әлеге мәйданчыкны югары бәяләде. «Яңа мисаллар булуы искиткеч», – диде ул.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренә караганда, «Диалоглар»ның төп темасы – «Шәһәрдә сәнәгать: сәнәгать территорияләренең бүгенгесе һәм киләчәге». Бу тема инде икенче тапкыр күтәрелә, чөнки инвесторларда элеккеге сәнәгать мәйданчыкларының шәһәр тормышына ничек актив керешә алуы буенча күзаллау юк.
«Илсөяр Мисхәт кызы (Төхвәтуллина – ред. искәрмәсе) әлеге темага «Диалоглар»ны икенче тапкыр үткәрергә мәҗбүр булуларын әйтә, ә без икенче һәм өченче тапкыр да үткәрәчәкбез. Дөньяда реновацияләрнең уңышлы нәтиҗәгә китерүенә ике дистәдән артык мисал табып була микән? Без ныклап әзерләнәчәкбез, бәхәсләшәчәкбез, иң мөһиме – предприятиеләр белән диалогта булу», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул, «Диалоглар»га тиз арада төшенүне таләп итүче сораулар гына чыгарыла, дип өстәде. Дискуссиягә белгечләрнең генә түгел, предприятие җитәкчеләренең, мәйданчык хуҗаларының да чакырылуы зарур. «Әлеге сәясәтне эзлекле үткәрүегез сөендерә. Реновация – шәһәр үсешенең иң мөһим юнәлеше», – диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр мэры Родина һәм Гадел Кутуй урамнарындагы төзелешләрне искә төшерде. «Кайдан акча алачагыбызны да аңламадык, әмма «матур микрорайон» килеп чыкты. Вознесенский тракты төзелешенә, федераль илкүләм проектка, ил һәм республика җитәкчелегенә хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Бүген без фикер алышкан һәм гамәлгә ашыруга керешкән нәрсәләр Киров районына – «Вертолет заводы»на, «Санхтехприбор»га кагыла. Иң мөһиме, без хыялланып кына калмыйбыз, ә алга барабыз, яхшы архитекторларны, урбанистларны җәлеп итәбез, шәһәребез белгечләре, бина хуҗалары белән диалогта эшлибез», – диде шәһәр башлыгы.
Конференция программасы ике блокка бүленгән. Беренче – сәнәгать мәйданчыкларын проектлау темасы кысаларында фикер алышуга яңа сәнәгать территорияләре белән эшләү буенча методик тәкъдимнәргә нигезләнүче Казан командалары чакырылачак. Әлеге тәкъдимнәр Шәһәрне үстерү институты белгечләре тарафыннан эшләнде, алар «Казаныш» форумында тәкъдир ителде.
«Россиядә һәм чит илләрдә заманча сәнәгать мәйданчыклары төзүнең башка уңай практикалары да бар, без конференциядә шулар турында сөйләшергә телибез», – дип белдерде шәһәрнең баш архитекторы. Спикерлар сыйфатында Халыкара шәһәр һәм төбәк планлаштыручылары берләшмәсе әгъзасы Яна Голубева, «Рождественка» архитектура бюросына нигез салучы Наринэ Тютчева, РФ Икътисади үсеш министрлыгының макроикътисади анализ һәм фаразлау департаментының әйдәп баручы киңәшчесе Владислав Николаев һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Икенче блокта катнашучылар элеккеге сәнәгать территорияләрен реновацияләү турында фикер алышачаклар. Аларның күбесе шәһәрнең тарихи үзәгендә, еш кына елга ярларында урнашкан. «Мондый мәйданчыклар инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителгән, югары җитештерү йөкләнешләре өчен билгеләнгән. Аларның потенциалын аңлап, без бу зоналар белән активрак эшләргә кирәклеген күрәбез, чөнки алар тиешенчә үзләштерелми кебек. Мондый мәйданчыклар бөтен дөнья буйлап урнашкан һәм күптән инде аерым кыйммәткә ия. Алар – кызыклы архитектурасы булган уникаль киңлекләр», – дип аңлатты Илсөяр Төхвәтуллина.
Конференциядә катнашучылар Казанның җитен комбинатын, «Теплоприбор» заводын һәм «Данафлекс» предприятиесен, челтәр компаниясен һәм башкаларны реновацияләү проектлары турында ишетәчәкләр. Программада NOWADAYS office архитектура бюросына нигез салучы һәм Мәскәү архитекторлар берлеге әгъзасы Наталья Масталержның лекцияләр сериясенә аерым игътибар бирелә. Ул элеккеге Алафузов фабрикасы территориясен реновацияләү проекты буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
«Бурыч амбицияле. Без сәнәгать шәһәре идек, шулай булып калабыз, әмма бүген предприятиеләр шәһәр эчендә түгел. Алда шәһәр эчендәге сәнәгать зонасын реновацияләү бурычы тора, ул төзекләндереләчәк, замана таләпләренә җавап бирәчәк – бу инде иртәгәге Казан», – дип ассызыклады мэр. Ул, проектларны гамәлгә ашырганчы, аларны берничә тапкыр карап тикшерүнең мөһим булуына басым ясады.
Сәнәгать территорияләрен реновацияләү һәм аларның икътисади потенциалы турында «Студия 44» архитектура бюросы җитәкчесе Никита Явейн, RRG стратегик консалтинг департаменты җитәкчесе урынбасары Татьяна Ващенко, Osetskaya.Salov бюросына нигез салучыларның берсе, Мәскәү архитекторлар берлеге әгъзасы Александр Салов һәм башкалар сөйләячәк. Моннан тыш, архитектор Ангелина Бородкина «Теплоприбор» заводы территориясендәге үзгәрешләр белән таныштырачак.
ESG стратегиясе аерым карап тикшереләчәк – Komanda агентлыгы вәкилләре тотрыклы үсешнең төп принциплары һәм шәһәрдә эшләүче инициативалар турында чыгыш ясаячак. «Хәзер Казанда әлеге принципларны гамәлгә ашыруның этаплы программасы эшләнә. Без бу мөһим инициативаны хуплыйбыз һәм аны архитектура җәмәгатьчелегенә җиткерә алуыбызга шат булачакбыз», – дип билгеләп үтте докладчы.
«Без тотрыклы үсеш максатлары, яшел экология турында фикер алыштык. Шәһәр экологиясе турында сөйләгәндә, барлык проектлар да бурычлар сыйфатында куелган кыйммәтләр белән сугарылырга тиеш», – дип аңлатма бирде Илсур Метшин
Программа кысаларында шулай ук экспертлар һәм тармак белгечләре белән шәһәр мохитендә монументаль сәнгатьнең роле турында фикер алышачаклар. Хәзер Шәһәрне үстерү институтында Казанның арт-объектлары картасын эшлиләр, анда гади халык та тәкъдимнәр калдыра алачак.
Исегезгә төшерәбез, «Диалоглар» 26-27 нче апрельдә узачак. Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү зарур.
Юлия Летникова