Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче 2874 укучы ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Балалар бакчасы өчен ата-ана түләвеннән 1573 бала азат ителгән. 3080 транспорт картасы һәм 5093 «Батыр» картасы таратылган. Ел башыннан хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә 22 млн сумнан артык акча тотылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең тарафтан кабул ителгән барлык ярдәм чаралары гамәлдә. Аларга, яңа таләпләрдән чыгып, төзәтмәләр кертелә. Мәсәлән, махсус операциядә катнашучыларның беренче никахтан туган балалары да хәзер ташламалардан файдалана», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы балалар өчен җәйге ялны оештыруга аерым игътибар бирергә чакырды. «Барлык теләүчеләр – махсус операциядә катнашучыларның балалары (беренче яки хәзерге никахтан туган) – юлламалар белән тәэмин ителергә тиеш. Үзегез булдыра алмаган очракта, шәхсән миңа мөрәҗәгать итегез», – диде мэр.
Ирина Смирнова хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче 576 бала быел мәктәп яны лагерьларында ял иткән. Хәрбиләрнең гаиләләре бушлай юллама алу өчен гаризаны «Ял» үзәге сайтында («Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен юлламалар» махсус кушымтасында) калдыра ала.
«Доверие» үзәгендә хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә белгечләргә 541 кеше мөрәҗәгать иткән. Махсус операциядә катнашучыларның хатыннары өчен төрле ярдәм төркемнәре оештырыла, ә аларның балалары өчен арт-терапия үткәрелә, аның максаты – эмоциональ халәтне коррекцияләү.
«Башкарма комитетка һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләреннән мөрәҗәгатьләр керә башлагач, шәһәрдә агымдагы ел башыннан һәлак булганнарның туганнарына «Курган» җирләү комплексына бару оештырылды. Җирләү урынына баруга гаризаны рәсмиләштерү өчен социаль сәясәт идарәсенә шалтырату да җитә», – дип аңлатты спикер.
Шәһәрнең район администрацияләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән элеккечә тыгыз элемтәдә. Белем алу, медицина хезмәтләреннән файдалану, эшкә урнашу һәм социаль яктан тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр сирәгрәк керә башлады, әмма хәрбиләр тарафыннан түләүләр алу темасы актуаль булып кала, дип ассызыклады Ирина Смирнова.
«Игелекле Казан» кайнар линиясе аша 21 меңнән артык шалтырату кабул ителгән, шуларның 15 меңнән артыгы – махсус хәрби операция белән бәйле. Оешма базасында Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты активистлары инициативасы белән хәрбиләрнең әниләренә, күп балалы гаиләләргә һәм кечкенә балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә ярдәм итү буенча махсус комиссия булдырылган. Бүгенге көнгә район администрацияләре белән берлектә 53 мөрәҗәгать карап тикшерелгән.
Социаль сәясәт идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре төрле чараларга чакырыла. Әйтик, быел алар «Киләчәк уеннары» турниры ярышларын, судагы спектакльне, Илшат Сафин, «Хор Турецкого» һәм Сергей Лазарев концертларын тамаша кылганнар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ТРның халык артисты Алинә Шәрипҗанованың һәм халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллинның хәйрия концерты узган. Госпитальдә дәваланучы хәрбиләрне дә бәйрәм белән котлаганнар.
«Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы хәрбиләр өчен атна саен шимбә көннәрендә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәгариф идарәсе тарафыннан мәдәни-ял программалары оештырыла», – дип өстәде спикер.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм чараларының тулы исемлеге белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә һәм «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика мәгълүмат ресурсында танышырга мөмкин.
Диана Жиленкова