Казан Мэриясе бинасы балконнарында 24 августта «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән тамаша узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Казан театрлары актерлары, вокалчылар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак. Тамаша видеомэппинг белән озатып барылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Тамаша Россиядә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елына багышланачак. Башлана 20:30 сәгатьтә. «Тамашаның төп герое — дөнья мәхәббәттән үрелгән дигән төшенчәгә чын күңелдән ышанган шагыйрь-сәяхәтче. Ә менә аңа каршы герой — физик галим — барысы да фәнгә генә буйсына, ә җирдә мәхәббәт бөтенләй юк, дип раслый. Бу бәхәстә хакыйкатьне безгә ачыкларга туры киләчәк», — дип сөйләүче уртаклашты сюжеты белән.
Шул ук көнне, 24 августта, Мәрҗани урамында «Печән базары» эшли башлый. Фестивальдә заманча татар мәдәниятен тәкъдим итүче дизайнерлар, шагыйрьләр һәм музыкантлар үзләренең иҗаты белән уртаклашачак. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә оештырылды.
Бу атнада «Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы» дигән район конкурсын сайлап алу башлана. Финал 27 августка планлаштырылган. Гүзәл Сәгыйтова ачыклык керткәнчә, җиде ел эчендә биш яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 5 мең казанлы катнашкан. Конкурсның җәдвалын һәм узачак урынын район администрацияләренең социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары искә төшергәнчә, бүген Урицкий исемендәге паркта 11:00 сәгатьтән «Яблочный спас» XI славян мәдәнияте фестивале уза. Мәйданчыкта һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, халык уеннары һәм иҗат төркемнәренең концерты оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Шәһәр һәм Республика көне алдыннан «Голоса Казани – Казан тавышлары» тамашасында балконнардан театр актерлары һәм РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо башкаруында шигырьләр яңгырады.