Татарстан башкаласында пешекче эшенә өйрәтү һәм мәктәп ашханәләрендә алга таба эшләү өчен тугызынчы сыйныф укучылары төркемен җыялар. Курсларны мәктәпләрдә белем алган һәм ссузларга кермәгән чыгарылыш сыйныф укучылары уза ала. Былтыр пешекчеләр разряды сертификатларын 19 кеше алган, аларның дүртесе мәктәп ашханәләренә эшкә кабул ителде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
«Шәһәр хуҗалыгының теләсә кайсы тармагында кадрлар белән кыенлыклар бар. Казанда балалар саны арта барун квалификацияле белгечләр таләп итә. Һәм департамент рутинада батмый, даими рәвештә яңа фикерләр таба», – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, сентябрьдән башлап, гадәттәгечә, профильле уку йортлары студентларын азык хәзерләү эшенә җәлеп итәчәкләр. Алар практиканы узу белән бергә, эшкә урнаштырылачак та. Узган ел эчендә 238 студент шундый тәҗрибә алган, тагын 95 кеше «Профессионалитет» программасы буенча департамент мәйданчыгында белем алган.
«Без шулай ук иртә профориентация эшенең мөһимлеген дә аңлыйбыз, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтән башлап балалар өчен «пешекче» һөнәрен популярлаштыру буенча чаралар планын эшләргә керешәбез», – дип уртаклашты Рима Мөхәммәтшина.
Узган уку елында 309 кеше «Дустыңны чакыр» акциясе буенча эшкә урнашты. Рекрутерлар өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр бүләкләү турында карар кабул ителде. Сораулар буенча +7(927) 043-72-44 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вакансияләр ярминкәләрендә актив катнаша. Мәсәлән, җәй көне оешма вакансияләре Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсендә тәкъдим ителде, ә узган атнада хезмәткәрләр махсус хәрби операция ветераннары һәм сугышчыларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсендә эшләү шартлары турында сөйләделәр.
Спикер билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен департамент хезмәткәрләр арасында даими рәвештә осталык конкурслары үткәрә: «Иң яхшы машина йөртүче», «Иң яхшы контролер», «Иң яхшы комплектовщик». Ә узган ел нәтиҗәләре буенча компания Казанда дәүләт секторының эре оешмалары арасында «Иң яхшы эш бирүчеләр» рейтингында икенче урынны алды.