11-13 сентябрьдә Казан БРИКС илләренең «Дөнья әдәбияты яңа чынбарлыкта. Традицияләр, милли кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы» беренче әдәби форумын кабул итәчәк. Программада җиде ил вәкилләре белән иҗади очрашулар, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру һәм музыкаль чыгыш көтелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
«Аксенов-фест» без – әдәбият укучылар өчен – инде яраткан вакыйга. Аксенов берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләре – безнең күптәнге дусларыбыз, без аларны яратабыз, чакырабыз, алар рәхәтләнеп киләләр. Ләкин яңа дусларыбызга, Кытай, Бразилия, Иран әдәбият эшлеклеләренә дә шатбыз. Бу чын интеллектуаль байлык, аны саклап калырга һәм БРИКС саммитын уздырганнан соң ук киңәйтергә кирәк. Без, традицияләрне саклап, һичшиксез, «Йолдызлы билет» тапшырачакбыз, яңа талантлар белән танышачакбыз», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
Әдәби форум кысаларындагы чаралар Казан Ратушасында, ТР Милли китапханәсендә, 13 нче «Сандугач» китапханәсендә, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә, Язучылар союзы бинасында һәм Аксенов йорт-музеенда узачак. Катнашучылар арасында – Кытай, Бразилия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан һәм Ираннан танылган язучылар һәм экспертлар, шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре.
Кытай вәкилләре талантлы тәрҗемәче-шагыйрь, илдә рус әдәбиятын популярлаштыручы, Россия Дуслык ордены кавалеры Лю Вэньфэй һәм шагыйрь, танылган тәнкыйтьче Оуян Цзянхэ булачак.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга Шарджада дөньякүләм танылган китап күргәзмәләренең берсен оештыручы, Шарджа китап идарәсе вәкиле Кәримә Әл Азизи, шулай ук шагыйрь, БГӘ Милли премиясе лауреаты Шейха Әл-Мутаири киләчәк.
Форумда катнашучыларга рус һәм Латин Америкасы әдәбиятындагы уртаклыклар турында бразилияле Астьер Базилио да Сильва Лима сөйләячәк. Көнчыгышны һәм Иранны өйрәнү белән кызыксынучыларның барысы да Ираннан әдәбият белгече Сейед Хосейн Табатабаи белән иҗади очрашуга бара алачак.
Россияне хәзерге әдәбиятта әһәмиятле булган исемнәр: язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шаргунов; язучы, тарихчы Игорь Волгин; балалар язучысы, «фәлсәфи әкият» жанры прозаигы Анастасия Строкина; язучы, постмодернист юнәлештәге драматург Евгений Попов; форум кураторы Ирина Барметова тәкъдим итәчәк.
11 сентябрьдә Казан Ратушасында форумда катнашучылар белән пленар утырыш узачак. Мәйданчыкта китап тармагының заманча үсеше, әдәби трендлар һәм дөнья халыклары традицияләре белән элемтә турында фикер алышу булачак. Катнашуга журналистлар, фәнни җәмәгатьчелек, китап нәшер итүчеләр, профильле юнәлештәге студентлар, лингвистлар һәм филологлар чакырылган.
Милли китапханәдә форумда катнашучы илләрнең китап күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләрне Кытай һәм Һиндстан язучылары белән иҗади очрашулар, шулай ук композитор Анна Королева һәм барлык илләр шагыйрьләре катнашында джем-сейшен көтә.
Аксенов йортында Евгений Попов һәм Михаил Гундаринның «1968. Сәнгать тикшеренүе тәҗрибәсе» дигән яңа китабын тәкъдир итү булачак. Моннан тыш, баш мөхәррир Сергей Шаргунов һәм шул ук исемдәге документаль фильмның сценарий авторы Даниил Духовский белән «Юность» – киләчәккә омтылган журнал» дигән бәхәс узачак. Форум кысаларында чараларның бер өлешен Василий Аксенов истәлегенә багышлаячаклар – катнашучылар язучының Казандагы йорт-музее һәм аның әдәби мирасы белән танышачаклар.
12 сентябрьдә ТР Язучылар берлеге мәйданчыгында форумның язучы һәм шагыйрәләре «Хатын-кыз поэзиясенең Көнчыгыш карашы» дигән очрашу үткәрәчәк. Түгәрәк өстәл артында әдәбият тәрҗемәләренең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр.
Милли китапханәдә Жорж Амадудан соң Бразилия әдәбияты, Россия, Иран һәм Үзбәкстан традицияләре, телләре, мәдәниятләре диалогы турында фикер алышачаклар. Монда ук язучылар Денис Осокин, Сергей Шаргунов һәм Игорь Волгин белән иҗади очрашулар узачак.
13 сентябрьдә Казан Ратушасында яшь талантларга традицион рәвештә «Йолдызлы билет» премиясе тапшыру һәм әдәби форумның ябылуы була. Тантанада Россиянең танылган джазмены, ТРның атказанган артисты Евгений Борец чыгыш ясаячак.
Форумның барлык чаралары бушлай уздырыла. Катнашу өчен Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм музей комплексы сайтларында алдан теркәлү узарга кирәк.
Мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, форум секцияләренең иң актив катнашучылары Ратушадагы йомгаклау чарасына – «Йолдызлы билет» премиясен тапшыруга бару мөмкинлеге алачак. Аларга халыкара үрнәктәге катнашучы сертификаты биреләчәк.