Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү гадәттәгечә Казан Ратушасында алдынгыларны хөрмәтләүдән башланды. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан үсешенә өлеш керткән кешеләргә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары тантананың аерым кунаклары булды, аларны Татарстан башкаласы хакына хезмәтләре һәм батырлыклары, шулай ук балалар тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре һәм гаилә институтын ныгытудагы казанышлары өчен билгеләп үттеләр.
Тантаналы чараны шәһәр башлыгы котлау сүзе белән ачып җибәрде. Ул ассызыклаганча, бүген Ратуша залында төрле һөнәр вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре һәм спортчылар җыелган, аларны Казанга һәм Татарстанга мәхәббәт берләштерә. «Шәһәр һәм республика елдан-ел матурая, яктырак һәм уңайлырак була баруы, Казанны үзгәртеп кору дәвам итүе, без алга киткән һәм алдынгы технологияләрне уңышлы гамәлгә кертүебез, тормыш дәрәҗәсе һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча хаклы рәвештә лидер булуыбыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең төп максатыбыз нәкъ менә шул булды һәм шулай булып кала да – безнең бөтен эшчәнлегебез казанлыларның тормышын яхшыртуга һәм бәхетлерәк итүгә юнәлдерелгән», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы катнашучыларга.
Тантанада Россиянең заманча геройлар тарихын язучы кешеләр – махсус хәрби операция сугышчылары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты. «Казанлылар махсус операция зонасында булган хәлләргә битараф калмыйлар: кемдер ирекле хезмәт итә, кемдер тылда мөһим бурычларны үти, күпләр гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Шәһәр, «Игелекле Казан», «Бердәм Россия» партиясе, кече һәм эре бизнес һәм халык ай саен Лысычанск һәм Рубежноега гуманитар йөк җибәрә», – дип искә төшерде мэр.
Аның фикеренчә, үз шәһәреңә һәм анда яшәүчеләргә үз гаиләңә караган кебек карасаң гына зур уңышларга ирешеп була. «Казан — бер зур гаилә, без бергә үсәбез, яхшы якка үзгәрәбез», – диде Илсур Метшин. Ул искә төшергәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән. Сигез ай эчендә генә дә шәһәрдә 7 меңнән артык пар никахлашкан, 12 меңнән артык сабый дөньяга килгән. Казанлыларга уңайлы булсын өчен Татарстан башкаласында торак һәм социаль объектлар төзүне, парклар ачуны һәм ял итү өчен шартлар тудыруны дәвам итәләр.
«Узган ел без 1 миллион 300 мең квадрат метрдан артык торакны файдалануга бирдек, социаль ипотека программасы буенча җиде йорт тапшырдык, быел тагын шундый 11 йорт төзибез. Казан илебезнең иң төзек һәм уңайлы шәһәрләренең берсе буларак тотрыклы рәвештә алдынгы урынны алып тора. Моның өчен «Мәскәү – Пекин» трассасы – «Восток» М12 юлы кебек бу көнгә кадәр булмаган проектлар тормышка ашырыла. Республика башкаласы — тотрыклы рәвештә иң төзек һәм уңайлы шәһәр», — диде Илсур Метшин. Казанлылар исеменнән ул РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка моның өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы халыкара вакыйгаларны уздыру турында да искәртте: октябрьдә Казан БРИКС саммитын кабул итәчәк, анда дөнья мәмләкәтләре лидерлары җыелачак. Ә бүген шәһәрдә 20 гә якын төркемне берләштергән Россиядә БРИКС илләреннән диксилендлар һәм этно-джаз ансамбльләре съезды тәмамланачак. Киләсе айда яңа форматта БРИКС илләре язучылары катнашында гадәти «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале узачак.
«Казан дөньяның сәяси картасында мөһим үзәккә әверелә. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык, шулай ук инфраструктураны яңартуда җитди ярдәм», – дип билгеләде Илсур Метшин. Казанда әлеге вакыйгага әзерлек барышында рекордлы 18 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. Хәзер Казан парклары һәм скверлары — гаҗәеп табигатьле, үсемлек һәм хайван дөньясы булган экологик урыннар. Ә алыштыргысыз чәчәк җыелмалары күптән инде шәһәрнең йөзек кашына әверелде — ел саен Татарстан башкаласында «Горводзеленхоз» тресты МУП катнашында 2,5 млн чәчәк утырталар.
Планнар турында сөйләгәндә, мэр хәбәр иткәнчә, 2025 елда шәһәр бөтен ил өчен мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Казанның бәйрәмдә катнашуы тугызынчы май чаралары белән генә чикләнмәячәк. «Ветераннарга һәм ул вакыйгаларда катнашучыларга, аларның хәтеренә игътибар даими булырга тиеш, һәм без бу кагыйдәне үтәргә тырышабыз. Ветераннар бездә Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләделәр, җәмгыятебезнең бүген бердәм булып эшләвендә зур роль уйнадылар», — дип ассызыклады Илсур Метшин.
Чыгышын тәмамлап, шәһәр башлыгы Россия президенты Владимир Путинга һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка Казанның барлык уңышлары һәм казанышлары мөмкин булган проектларга һәм программаларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Мэр чыгышыннан соң залга Казанның Мактаулы гражданнары китабын һәм Казанның Мактау китабын керттеләр, алар бүген яңа исемнәр һәм оешмалар белән тулыланды.
Тышкы төзекләндерү тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Горводзеленхоз» тресты МУП идарәчесе Роза Җаббаровага «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Ул моның өчен мэрга һәм шәһәр Думасы депутатларына рәхмәт белдерде: «Шәһәрдә башкарылган эшләр мэр җитәкчелегендәге Казан командасы ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Сез һәрвакыт ярдәм итәсез, көч бирәсез, рух күтәрәсез. Барлык бурычлар да үтәлә, чөнки без чыннан да Казанның яхшырак булуына омтылабыз, көч һәм вакытны кызганмыйча, туган шәһәребезгә тагын да күбрәк хезмәт итәсе килә». Шулай ук «Казанның Мактаулы гражданины» исеменә Марат Хөснуллин лаек булды. Аңа бүләкне соңрак тапшырачаклар.
Казанның Мактау китабына «Ак Барс» банкы ГАҖ директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм ТР башкаласын үстерү институты директорының беренче урынбасары, баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьеваны керттеләр.
«Минем хезмәтемә шундый югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт. Мин, һәр Казанлы кебек үк, кайчандыр моның турында хыяллана гына ала идем. Шул ук вакытта мин бу бүләкне аванс буларак кабул итәм», – диде Валерий Сорокин, ул Татарстан һәм Казанның социаль-икътисади үсеше өчен билгеләп үтелде.
Мактау китабы шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Казаньгоргаз» эксплуатация–җитештерү идарәсе белән тулыланды.
«Фидакарь хезмәт өчен» медален мэр «Туполев» АҖ филиалы — С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының механик эретеп ябыштыру производствосы инженер-технологына – Валентина Ермолаевага тапшырды.
Казанның Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален мэр «ТАТМЕДИА» АҖнең «Казанские ведомости» газетасы редакциясе филиалы баш мөхәррире – җитәкчесе Венера Якуповага тапшырды.
ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең процедуралы гематология бүлеге шәфкать туташы Җәлилә Абдуллина «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемен 4 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Анохина алды.
«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменә «Идел» физкультура-спорт җәмгыяте тренер-укытучысы Альберт Хәбиров лаек булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «Алтын Групп» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Марат Сафин лаек булды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Васильева «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
«КВАРТ» Кама-Идел резина техникасы акционерлык җәмгыяте АҖ 101-11 цехының ингредиентлар элгече төзүчесе Зөлфия Галимовага «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исем бирелде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» мактаулы исемен «Казэнерго» АҖ баш инженеры Юрий Никоноров алды.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән «Портал» төзелеш-монтаж предприятиесе ҖЧҖ генераль директоры Булат Әхмәтгәрәев бүләкләнде.
Ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге өчен «Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен» аерымлык билгеләрен Денис Закиров һәм Павел Лазарев алды. Балалар тәрбияләүгә керткән өлеше һәм гаилә институтын ныгытудагы казанышлары өчен Казанның Мактау грамотасын РФ героеның әтисе Альберт Сафиуллин алды. Шундый ук бүләкне Казан суворов хәрби училищесының уку курсы тәрбиячесе Дамир Исламовка да тапшырдылар.
Шулай ук «Казан шәһәре Киров районы юллар ремонтлау-эксплуатация идарәсе» МУП хезмәткәре Гаилә Сабитова һәм «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе» АҖ энергия хуҗалыгының электр җиһазларын төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры Надия Уразова «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» аермымлык билгеләре алдылар.
Казан башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсенең социаль проектлар бүлеге җитәкчесе урынбасары Вера Гаршина, Советлар Союзы Герое И.К. Кабушкин «Метроэлектротранс» МУП Фидания Җаббарова трамвай депосының трамвай йөртүчесе, «Казметрострой» АҖ мастеры Иван Шадрин һәм «ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы директоры Владимир Якимов «Казанга намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгеләре белән бүләкләнделәр.
Казанның Мактау грамотасы Казан шәһәре филармониясенең «Казан» бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты Альберт Шәрәфетдиновка тапшырылды.
Тантананы тәмамлап, Илсур Метшин «Органик синтез» ГАҖнең полимерлаштыру аппаратчысы Константин Кондрышевны, «Чыгыш документациясен әзерләү үзәге» МУП инженер геодезиясе һәм топографик төшерү бүлеге башлыгы Ирина Катинаны һәм «Вахитов районы идарәче компаниясе» ҖЧҖ инженеры Мәүләдә Хәлимованы Казан мэры Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Тантанада кунаклар алдында Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, республиканың атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, ТР Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.