Мэр Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Шәһәр һәм Республика көне белән котлады.
«Кадерле казанлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә татарстанлылар безнең төбәкнең төрле өлкәләрендәге уңышлары белән хаклы рәвештә горурланалар.
Шәһәребезнең меңьеллык тарихы икътисадый яктан алга киткән үзәкнең, аңы һәм рухи-әхлакый тәрбиясе югары, күп милләтле һәм төрле диндә булган җәмгыятьнең аякка басуының ачык мисалы булып тора.
Хәзерге Казан инвестицияләре, цифрлы һәм технологик казанышлары белән уңышлы, җирле халык һәм күпсанлы кунаклар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча лидер гына түгел, ә танылган чемпионнар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, чын патриотлар, геройлар һәм Ватанны саклаучылар ватаны да.
Быел Татарстан башкаласы «Киләчәк уеннары» беренче мультиспорт турнирын һәм БРИКС илләре спорт уеннарын уңышлы уздырып, дөньякүләм спорт тормышының үзәгенә әверелде. Без яңа үрләр яуладык һәм хәзер үзебезгә халыкара сәясәт үзәге статусын сынап карарга әзерләнәбез – 2024 елда нәкъ менә безгә ышанып тапшырылган БРИКС илләре саммиты кысаларында алдынгы дәүләтләрнең беренче затларын лаеклы каршы алырга тиешбез.
Әлбәттә, бу чыннан да тәэсирле казанышларның нигезендә сез торасыз. Нәкъ менә сезнең актив катнашуыгыз, битараф булмавыгыз, җиребезгә булган мәхәббәтегез аркасында без бүген Россиянең иң төзек һәм ипле шәһәрләренең берсендә яшибез. Монда беренче урында дуслык, үзара ярдәмләшү һәм якыннарыбызга ярдәм тора.
Без дөрес юнәлештә атлыйбыз, дип ышанам. Шәһәрнең үсүенә һәрберегез үз өлешен кертеп, безгә иң масштаблы һәм амбицияле проектларны тормышка ашырырга, яшь буынны лаеклы тәрбияләргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәсез.
Казанга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә! Бу күркәм көндә чын күңелдән иминлек, корычтай сәламәтлек, шатлык һәм күңел җылысы телим. Бәхет, уңышлар һәм игелек!», – диелә котлауда.