Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин М14 микрорайонындагы 133 нче «Гаилә» күп профильле лицеенда булдылар. Яңа гомуми белем бирү учреждениесендә алар Татарстанда 2024/2025 уку елына төзелгән мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар.
Рөстәм Миңнехановка 133 нче лицей 1224 укучыга исәпләнгән, алар белән 44 укытучы эшләячәк, дип сөйләделәр. Гомуми мәйданы 20,7 мең кв.м булган өч катлы бинада 52 кабинет урнаштырылган, шуларның 20се – башлангыч сыйныфлары өчен, 300 кешегә исәпләнгән актлар залы, ял итү зоналары, зур һәм кече спорт заллары, ашханә.
Яңа лицейда заманча технологияләрне өйрәнүгә басым ясалды. Учреждениедә иҗади индустрияләр мәктәбе, шулай ук дроннар белән идарә итү буенча балалар үзәге ачарга планлаштыралар. Өстәмә белем нәфис гимнастика, футбол, бию, журналистика һәм робот техникасы, керамикадан эшләнмәләр әзерләү дәресләре белән тәкъдим ителәчәк.
Видеоэлемтә буенча актлар залында яңа белем бирү учреждениеләрен — барлыгы 10 мең урынга исәпләнгән сигез мәктәпне һәм бер өстәмә бинаны, шулай ук 500 баланы үз эченә алган ике балалар бакчасын кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Республика рәисе билгеләп үткәнчә, яңа уку елында барлыгы 21 яңа мәгариф объекты ишекләрен ачачак: 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы. «Бу учреждениеләрнең барысына да халыкта ихтыяҗ зур, кешеләр объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт әйтәсем килә, бу бурычны үтәү җиңел түгел», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, укытучылар —мәгариф системасында иң мөһиме. «Укытучылар өчен шартлар тудырырга кирәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика һәм ил файдасына хезмәт итәргә тиеш. Сезгә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без Ватан патриотларын тәрбияләргә тиеш», — дип өстәде төбәк башлыгы.
Тантанада шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты, дип хәбәр иттеләр республика рәисе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елында 182 меңнән артык Казан укучысы өчен мәктәп кыңгыравы яңгыраячак, шул исәптән 19 мең беренче сыйныф укучысы. Беренче мәртәбә «Весна» торак районында 1501 урынлы 95 нче лицей, М14 микрорайонындагы 133 нче «Гаилә» лицее һәм Родина урамындагы 79 нчы «Родина» лицее ишекләрен ачачак.