Бүген ишегалды бәйрәме Казанның Рихард Зорге урамындагы 93, 93а, 95 нче йортлар территориясендә уза. Шәһәр һәм республика көненә биредә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр башкарылган вакытта белгечләр халыкның теләген исәпкә алып экологик повестканы үтәгән: ишегалдында икенчел чимал җыю өчен савытлар, эшкәртелгән шиннардан футбол кыры һәм һаваны чистарта торган граффити барлыкка килгән. Ачылу көнендә халык өчен сабын куыклары шоуы, хәйрия күргәзмә-ярминкәсе, мастер-класслар һәм башка активлыклар әзерләнде. Төзекләндерү эшләре тәмамлану һәм Шәһәр һәм республика көне белән казанлыларны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, мэр Илсур Метшин һәм җырчы Виталий Гогунский котлады.
«Бездә «Безнең ишегалды» программасы бар, аны инде биш ел алып барабыз. Без бу программаның никадәр кирәклеген, аның халык – балалар да, өлкәннәр дә – үз ишегалдына җыела алырлык итеп эшләргә ярдәм итүен күрәбез. Шуңа күрә ишегалдын саклагыз. Чынлыкта, төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү аз акча таләп итми. Ләкин иң мөһиме үзегезне саклагыз, сездән башка ишегалды буш булачак, бирегә һәрвакытта да бик теләп килегез», – дип халыкка мөрәҗәгать итте төбәк башлыгы.
Бүген ишегалдында бик күп казанлы җыелды, алар Татарстан рәисе һәм мэрга төзекләндерү һәм бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр. Яшь шәһәрлеләрне «Әкият курчак» театрыннан анимация, сабын куыклары шоуы, аквагрим һәм башка күңел ачулар көтә. Җимлекләр ясау буенча мастер-класслар өчен берничә өстәл бүлеп бирелгән, аларны әтиләр, шул исәптән ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар үткәрә. Икенче мәйданчыкта чәй эчү оештырылган, анда тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Руслан Бушков чәй тантанасы турында сөйли. Ә «Тормыш сөючеләр» кул эшләре – шәлләр һәм оекбашлар тәкъдим итте, аларның бер өлешен хәйрия нигезендә МХОдә катнашучыларга җибәрәчәкләр. «Мин безнең ишегалдын яратам» фотозонасында теләгән һәркем фотосурәткә төшә ала.
«Синең яшел гадәтләрең» проекты турында лекцияләрне дә кертеп, экология темасына багышланган чаралар аерым тора. Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга пластик шешәләр, алюминий банкаларны һәм киемнәрне кабул итү өчен ике аппарат һәм телефоннарга зарядка җыйдырып була торган велосипедны күрсәттеләр (фандоматларда икенчел чимал партнерлардан бонусларга алмаштырыла).
Төзекләндерелгән ишегалды өч йортны берләштерә, аларда 1,2 меңнән артык кеше яши. Бу ишегалды – быел Казанда республика программасы буенча төзекләндерелгән иң зур объектларның берсе. Биредә яшәүчеләр кече архитектура формаларын сайлауга кадәр проектны эшләү турында актив фикер алыштылар. Нәкъ менә биредә яшәүчеләр теләге буенча территориядә беренче чиратта тыныч ял итү зоналары булдырылды.
24 мең 612 кв.м мәйданлы ишегалдында биш балалар һәм өч спорт мәйданчыгы, шул исәптән табигый материаллардан эшләнгән җиһазлар белән экозона барлыкка килде. Шулай ук эшкәртелгән шиннардан резин футбол кыры әзерләнгән – аларны халык үзе җыйган. Өлкән яшьтәге кешеләргә өстәл уеннары өчен өстәлләр, эскәмияләр һәм япмалар каралган. Ишегалды фишкаларының берсе – кулдан эшләнгән сикергечләр белән стенд. Теләгән һәркем үз буена туры килгән спорт инвентарен ала ала. Күнекмәләрдән соң сикергечне кире урынына кайтарырга кирәк. Ишегалдында барлыгы 140 тан артык кече архитектура формасы: балалар һәм спорт җайланмалары, урам җиһазлары һәм парковкалар өчен баганалар барлыкка килде. Өстәмә рәвештә каты коммуналь калдыкларны җыю өчен өч мәйданчык урнаштырылды.
Территориядә гомуми озынлыгы 1 чакрымнан аз гына артыграк булган киртәләрсез тротуарлар салынган. Юллар җәяүлеләр өчен булган элемтәләрне исәпкә алып төзелгән. Шулай ук ишегалдында өстәмә рәвештә 11 машина урыны булдырылган. «БРиОР+К» идарә компаниясе велосипедчыларны да парковкалар белән тәэмин итте – алар өчен эшкәртелгән пластик капкачлардан инфраструктура барлыкка килде.
Алай гына да түгел, «Безнең ишегалды» программасы акчаларыннан тыш яшелләндерү эшләре башкарылды. Белгечләр газон түшәгәннәр, 883 куак, шул исәптән артыш, спирея, кизил, барбарис, 173 чыршы, тал һәм миләш агачлары утыртканнар. Ә 95 нче йортның түр бакчаларында яңгыр суларын файдалана торган автомотлаштырылган су сибү системасы кертелгән.
Идел буе районы буенча ГХАТ бүлеге идарәсе урнашкан 89 нчы йортның фасады Гаилә елына багышланган граффити белән бизәлгән. Моннан тыш, Сафиуллин урамындагы 32а йорт стенасына Казанда беренче булып гадәти яктылык энергиясе ярдәмендә һаваны чистарта торган буяу белән ясалган мурал пәйда булды. Эффект фотокатализ принцибына нигезләнгән: яктылык тәэсирендә зарарлы матдәләрне тарката торган катализатор активлаша.
Шулай ук идарәче компания Р.Зорге урамындагы 93, 93а һәм 95 нче йортларның керү төркемнәрен һәм подвалларын ремонтлаган.
Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 454 йорт территориясе ремонтланачак, аерым алганда, гомуми мәйданы 500 мең кв.метрдан артык булган асфальт-бетон өслеге яңартылачак. Яхшыртулар 100 меңгә якын шәһәр кешесенә кагылачак. Нәтиҗәдә халык 5 меңгә якын парковка урыны, шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары алачак. Моннан тыш, ишегалларында контейнер мәйданчыклары урнаштырачаклар һәм тышкы яктыртуны тоташтырачаклар.