Бүген Казансу яр буенда республикада иң зур «Елмай» балалар паркы ачылды. Ул уникаль балалар мәйданчыгыннан, павильоннардан, яшел лабиринттан тора. Парк Шәһәр һәм республика көненә яңартылган Фукс бакчасы белән тоташкан. Бүген объектларда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
Фукс бакчасы – Казанның иң борынгы скверларының берсе, ул Казансу елгасының сулъяк ярында 1896 елда шәһәр Думасы инициативасы белән салынган. 10 елдан соң, Казан университеты профессоры, табиб һәм ботаник Карл Фуксның 220 еллыгында скверда бронза һәйкәл куйдылар.
Быел бакчаның мәйданы 11 мең кв.метрга кадәр артты – бу кулланылмаган күрше территорияләрне кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Концепцияне Казанның үсеш институты эшләде. Архитекторларның төп идеясе – 1896 елгы иҗтимагый киңлекнең беренчел төрен торгызу. Белгечләр архив фотосурәтләрен тапкан һәм алар буенча охшаш эскәмияләр булдырган.
Иҗтимагый киңлек тын ял итү өчен яшел зонадан гыйбарәт. Бакчадан Казансуның каршы як ярына һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә панорама ачыла. Биредә 22 эскәмия, 15 урна, ике өстәл урнаштырдылар. Тагын дүрт эскәмия-пуф чәчәк модульләре янында урнашкан. Мәгълүмат стендлары ярдәмендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Карл Фукс турында белә һәм иҗтимагый киңлек тарихын укый алачак.
Денддроплан өстендә МДУ «Аптекарь бакчасы» ботаника бакчасының ландшафт архитекторы Артем Паршин эшләгән. Аның җитәкчелегендә территориядә 14,5 меңнән артык күпьеллык үсемлек, 1844 агач һәм куак утыртылган, 4,1 мең кв.м мәйданда газон яңартылган.
Территориянең төп функциональ зонасы Карл Фукс һәйкәле булган түгәрәк мәйдан булып калды. Бакчада тарихи стильдә 42 чуен терәк урнаштырылган, тагын 60 яктырткыч гранит баскыч һәм таулыклар буйлап барлыкка килгән.
Шулай ук бакча периметры һәм баскыч үзәге буйлап 520 м озынлыктагы киртәләр урнаштырдылар. 4,1 мең кв.м мәйданда җәяүлеләр граниты түшәлгән, ул нык булуы белән аерылып тора.
Фукс бакчасын һәм «Елмай» паркын җәяүлеләр элемтәсе тоташтырды – халык үтенече буенча гранит баскычны өч метрга кадәр киңәйттеләр. Аның буенча Татарстан рәисе һәм шәһәр мэры яңа иҗтимагый киңлеккә төштеләр, анда бүген балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңел ачу чаралары оештырылган иде.
«Бу бәйрәм көнендә без искиткеч балалар паркын ачабыз. Дизайнерлар һәм төзүчеләргә эшләрне югары сыйфатлы башкарулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проектны гамәлгә ашырганда иганәчеләр ярдәм итте – аларга аерым рәхмәт сүзләре. Ләкин иң мөһиме – безнең балалар. Сезгә монда кызыклы булыр дип өметләнәбез, ә парк сезнең яраткан ял урынына әверелер», – дип мөрәҗәгать итте халыкка Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Казан мэры төбәк башлыгына яңа парк төзелеше өчен рәхмәт белдерде. «Күргәзмә өчен уникаль җиһазлар һәм искиткеч сәхнә булган искиткеч мәйданчык барлыкка килде», – диде Илсур Метшин.
Кунаклар паркны карадылар, «Архидети» иҗат остаханәсендә булдылар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә аралаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан «Елмай» паркы урнашкан территория буш торган һәм яңартуны таләп иткән. Объект «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының 12 паркы составына керде. Бүгенгә бу программа буенча инде яр буе өлешендә, «УРАМ» экстрим-паркы төзекләндерелде, ә «Елмай» бу чылбырда тагын бер пазл булды.
Яңа иҗтимагый киңлекне кизилдан 540 м озынлыктагы яшел лабиринт, 500 тирәсе агач һәм дүрт мең куак бизәгән. Тере койма белән янәшә алты яктырткыч урнаштырганнар. Лабиринт буйлап ел дәвамында йөрергә мөмкин булачак – территорияне биш төрдәге ылыслы агачлар бизи.
Балалар мәйданчыгы проектын «Чехард» Мәскәү архитектура бюросы эшләде. Алар берничә уен маршруты төзеделәр: табигый-фәнни «Елга тормышы», табигатьне саклау «Экология» һәм тарихи «Елга тарихлар сөйли». Интерактив мәйданчыкларда балалар туган төбәге, Казансуның төзелеше һәм анда яшәүчеләр турында мәгълүматны белә, шулай ук калдыкларны дөрес утильләштерергә өйрәнә ала.
Балалар мәйданчыгының икенче өлеше концепциясе утраулар һәм күперләр интеграциясе белән елга схемасын булдыруга нигезләнгән. Казансу структурасын тапшыру өчен, эшчеләр гранит таш белән аның үзәнлеген һәм территориясен яшелләндерәләр. «Елмай» уен һәм ял итү зоналары, күп функцияле павильон һәм фонтан, 8 мең кеше сыйдыра торган вакыйга мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Сөзәк битләре ягыннан 31 урынга муниципаль парковка оештырылган, Солтан-Галиев мәйданы астында дүрт кырлы җир асты паркингы урнашкан, ул 1 мең автомобиль сыйдырышлы.