Быел беренче тапкыр «Ял» үзәге Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә әйдаманнар ярдәмчеләрен эшкә урнаштыру проектын башлап җибәрде. 24 яшүсмер «Восток», «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларында эшләде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Әйдаманнарны әзерләү системасы мөһим юнәлеш булып тора: без җәйге чорда балаларга белем һәм тәрбия бирсеннәр өчен профессионаллар сайлыйбыз», – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Гадәттәгечә балалар белән эшләүгә яшьләр җәлеп ителә. Быел 120 дән артык кеше әйдаманнар мәктәбен үтте һәм сменаларда уңышлы эшләде. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан әйдаманнары үзләренең һөнәри осталыкларын әйдаманнар командаларының республика конкурсында җиңү белән исбатлаган. Мэр балаларга Владивостокка уңышлы баруларын теләде. Сентябрьдә җиңүчеләр ТР җыелма командасы составында халыкара фестивальгә барачаклар.
Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, Казанның әйдаманнар җәмгыяте тормышы лагерьлардан тыш та дәвам итә: ел дәвамында гитарачылар кичәсе һәм сменада катнашучы балалар белән очрашулар үткәрелә. Тиздән, ноябрь ахырында, II Ачык Казан әйдаманнар слеты узачак, анда шәһәрнең генә түгел, республиканың да иң яхшы белгечләре җыелачак, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан җәйге ял буенча экспертлар үз белемнәре белән уртаклашачак.