2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада икенче тапкыр алтын медаль яулады. Ярышлар Александриядә (Мисыр) 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр дөньяның 90 иленнән 350 дән артык укучы катнашында узды. Казанда яшәүче 11 нче сыйныф укучысын җиңүе белән Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсе барышында котлады.
«Бу олимпиадада җиңүче булу бик мөһим. Гыймран — талантлы егет, аның белән шәхси очрашудан иң уңай тәэсирләр калды. Егет Башкортстаннан безгә Казанга укырга килде. Узган ел аны Мәскәүгә чакырганнар иде, ләкин ТР башкаласында укуын дәвам итәргә карар кылуы өчен рәхмәт. Әйдәгез, биредә югары белем алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик», – диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Гыймран Абдуллин шундый ук олимпиадада дөньяның 90 иленнән килгән 360 укучы арасында иң яхшыларның берсе булган. Венгриядән кайткач, Казан укучысы белән Казан мэры очрашты.
«Мондый җиңүләр — укучының һәм укытучылар составының таланты, үҗәтлеге, зур хезмәт сөючәнлеге кушылмасы — педагоглар һәм мәктәп коллективы. Тагын да шулай дәвам итәргә! Бу Казан мәгарифенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый. Гыймранга котлауларымны җиткерүегезне сорыйм, аның белән кабинетымда тагын бер тапкыр күрешүемә шат булачакмын», — диде шәһәр башлыгы.
Информатика буенча олимпиада ике турдан торган, аларның һәрберсе бишәр сәгать дәвам иткән. Этапларда катнашучылар өчәр алгоритмик мәсьәлә чишкәннәр. Ярышларда дөньяның иң сәләтле укучылары катнашты.
«Бу аерым бриллиантлар — аларны кадерләргә һәм иркәләргә, белемнәрне даими шомартырга һәм өстәмә эшләргә кирәк. Мин беренче олимпиада үзәген Түбән Камада ук оештырганыбызны яхшы хәтерлим. Аннары Илсур Гәрәевич белән (ТР Мәгариф һәм фән министры, ред. төз.) Казанда ясадык. Ул талантларны хупларга кирәк, ә талантсызлыклар үзләре килеп чыгачак, диде. Сезнең белән безнең бурыч бу талантларга һәрнәрсәдә ярдәм итү җаваплылыгыбыз», — дип белдерде шәһәр мэры.
Гыймран Абдуллин ирешелгән җиңүдә тукталырга җыенмый. Киләсе олимпиадаларда югарырак нәтиҗә күрсәтү өчен ул хаталар өстендә эшли башлады инде, дип сөйләде укучы Казан Мәгариф идарәсенә.
Алтын медаль иясе 2 нче лицей-интернатның информатика укытучысы һәм үзенең тренеры Илшат Сафиуллинга беренче рәхмәтен җиткерде. «Минем остазым бөтен юл буена ярдәм итте, киңәшләр бирде һәм информатикага минем мәхәббәтемне арттырды. Лицейда олимпиада эшчәнлеге буенча куратор Илшат Фәнил улын, шулай ук инглиз телен өйрәтүче Айзат Даниловичны аерым билгеләп үтәр идем», — дип уртаклашты укучы.
«Иң зур рәхмәт сүзләрен гаиләмә һәм туганнарыма җиткерәм, алар миңа көн дә ярдәм итәләр. Һәм, әлбәттә, безнең шәһәргә рәхмәтлемен. Казанда мәктәп укучысы булу олимпиадачылар үсеше өчен зур мөмкинлекләр», – дип шәрехләде медаль иясе.
International Olympiadе of Informatics – мәктәп укучылары өчен ел саен үткәрелә торган информатика ярышлары. Олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Ярышларда җиңү дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керергә мөмкинлек бирә. Быел олимпиадада Гыймран Абдуллин белән бергә Россия җыелма командасы составында шулай ук Мәскәү укучылары Дарья Грекова, Иван Пискарев, Петр Лосев катнашты.