15 сентябрьгә Казанның тугыз кунакханәсендә төп ремонт эшләрен төгәлләү планлаштырыла, алар БРИКС саммитына әзерлек белән бәйле рәвештә башкарыла. Аларда аерым номерлар яңартыла, яңа җиһазлар урнаштырыла, инженерлык челтәрләре төзәтелә. Барлыгы 22 кунакханәдә эшләр башкарылган, шуларның 13ендә эшләр тәмамланган инде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга эш сәфәре вакытында шәһәрнең туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Хәзер шәһәр һәм республика комиссияләре эшләрне кабул итә.
БРИКС илләре саммитына 20 меңгә якын катнашучы килүе көтелә. Чит илләрдән чакырылган 36 лидерның 18е үзләренең катнашуларын раслады. Дәүләт башлыклары белән делегатлардан тыш журналистлар, техник персонал, хокук тәртибе хезмәткәрләре, волонтерлар килүе көтелә. Аларны урнаштыру өчен Казанда 54 кунакханә резервланган, аларның бер өлешен халыкара таләпләргә бәйле рәвештә яңарту таләп ителгән.
«Казанның кунакханә индустриясе саммитка актив әзерләнә. 22 төрле кунакханә БРИКС халыкара форумы алдыннан үз фондларын яңарта башлады. Нәтиҗәдә кунакханәләр югарырак баскычка басачак – иң кырыс халыкара стандартларга җавап бирә торган яңартылган инфраструктура белән, — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. — Саммит узачак, ә яңартылган инфраструктура шәһәрнең булачак кунаклары өчен калачак, безнең туристлык өлкәсе мөмкинлекләрен арттырачак. Узган ел нәтиҗәләре буенча без беренче тапкыр 4 миллион туристлык дәрәҗәсен уздык. Ә беренче яртыеллык йомгаклары буенча Казанга 2,1 миллион кеше килгән, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 22% ка күбрәк».
«Hayal» дүрт йолдыз дәрәҗәсендәге кунакханә 2009 елда ачылган. Саммитка анда берничә номер яңартылган иде, хәзер җиһазлар алыштырыла, дип сөйләде кунакханә генераль директоры Адель Муллагалиев. Аның сүзләренчә, соңгы елларда, шул исәптән Казанда төрле зур чаралар уздыру нәтиҗәсендә, кунакханә эш белән тәэмин ителеше сизелерлек арткан. Бүгенгә ул 70-80% тәшкил итә. Кунакларга төрле категориядәге 78 номер бирелә: бер урынлы, ике урынлы, сьют (яхшыртылган планировка һәм югары уңайлылык номерлары) һәм президент люксы. Ресторанда кунакларга хәләл ризыклы меню һәм милли ризыклар тәкъдим итәләр. Отельдә кече (40 урынга) һәм зур (120 урынга) конференц-заллар бар. Кунакханәдәге үзгәрешләрне Илсур Метшин карады.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә узачак. Саммитны уздыру урыны 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиягә БРИКСта рәислек күчкәннән соң билгеләнде, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
БРИКС Россия, Бразилия, Һиндстан һәм Кытай тырышлыгы белән 2006 елда барлыкка килә. 2011 елда берләшмәгә Көньяк Африка Республикасы, 2024 елда Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Согуд Гарәбстаны кушылды. Кайбер илләрнең БРИКСта күзәтүчеләр статусы бар.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.