Татарстан башкаласында барлык социаль объектларда да җылылык кертелде. Бүген эшләр калган күп фатирлы йортта тәмамланачак. Ачыкланган җитешсезлекләрне җылыту сезоны башланганнан соң ике атна эчендә төзәтергә планлаштыралар — моның өчен халык мөрәҗәгатен кайнар линия телефоннары һәм «Ачык Казан» системасында кабул итәләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Казанда җылыту сезоны 7 октябрьдә башланды. Социаль учреждениеләргә җылылык кулланучылар гаризалары буенча 27 сентябрьне кертә башладылар. «Ярый әле бер атнага тизрәк башкарып чыктык. Объектив сәбәпләр аркасында калган бердәнбер йортта да бүген җылы булачак. Без тәүлекнең уртача температурасы +8 градусны булуын көтеп тормадык, шуңа күрә бер атнага иртәрәк җылы җибәрдек. Бүгенге салкын төн күрсәткәнчә, без дөрес эшләгәнбез», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Йортларның җылылык челтәрләренең тыкрык кисемтәләрендә урнашуына яки милекчеләрнең җылы идәннәрне җиһазландыруына, балконнарда батареяларны тоташтыруга бәйле кайбер эшләр җитәрлек тиз алып барылмый. Бу очракларда көйләү өчен өстәмә вакыт таләп ителә. Барлык җитешсезлекләрне ике атна эчендә бетерү планлаштырыла.
«Бернинди сылтаулар да булырга тиеш түгел, халыктан кайдадыр салкын батареялар — җылылык җибәргәннән соң мондый очраклар да була, игътибарсыз калырга тиеш түгел. Кешеләргә сылтаулар түгел, ә безнең тизрәк реакцияләр кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, җылыту темасына мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм «Ачык Казан» системасында кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, көзгә шәһәрнең төрле оешмалары 40 чакрымнан артык җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм төзекләндерделәр. Шәһәрдә 2 мең чакрымга якын магистраль һәм квартал эчендәге торбаүткәргечләрне пресслаганнар, 60 идарә тармагында казанханәләрне, «Казэнерго» АҖнең 127 казанханәләрен, тагын өч район казаннарын һәм өч җылылык электр үзәген әзерләгәннәр.