Казанда бер ел эчендә 19 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. Эшләрнең рекордлы күләмен БРИКС Уеннары һәм саммиты уздыруга әзерләнү, «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру һәм республика бюджетыннан акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә башкарып чыктылар. Аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев төзекләндерүгә йомгак ясады.
«Казанда бер ел эчендә 42 гектарга якын төзекләндерделәр. Моңа кадәр мондый авыр йөкне күтәргәнебез булмады. Эш санда гына түгел, без гамәлгә ашырыла торган проектларның сыйфатын да җитди эшләдек. Барлык паркларның да кабатланмас йөзе бар. Проектлаучылар тәҗрибәләрендә нык үстеләр. Бу республика рәисе Рөстәм Миңнехановның кадрларны үстерү, тәрбияләү позициясе», — диде мэр Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, төзекләндерүдә төп партнерлар булып ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казанны үстерү Институты тора, әмма архитектура бюролары шулай ук зур ярдәмгә әверелде һәм эре проектларны тормышка ашыруга кадәр үсеп китте. «Беренче адымнарны мисал буларак ясап карадык, Россиянең бер җирендә дә үрнәк итеп алырдай әзер материал юк иде. Бүген болар барысы да федераль проектка әйләнде. Күп кенә коллегалар аның кысаларында киңлекләрне төзекләндерү эшләрен алып баралар. Әмма без барлык бу үзгәрешләрнең авангардында булдык һәм калабыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Яңа иҗтимагый киңлекләрдә актив эшчәнлек башлана. «Ике ай эчендә генә дә «Елмай» балалар паркында 15 зур чара уздырылды. Проектлау эше барышында без төзәтмәләр керттек һәм ачык сәхнәле мәйданчык булдырдык, ул 8 меңгә кадәр тамашачыны кабул итә ала, ә калкулыкны исәпкә алып – 10 мең. Күшәктә тагын 46 чара узды», — дип сөйләде Илсур Метшин.
Төзекләндерү барышында паркларда 2 меңнән артык агач, 57 мең куак һәм күпьеллык агач утыртылган, ә автоматлаштырылган су сибү системасы 52 километрга сузылган. Эшчеләр 114 км чамасы өслек җәеп, 5,3 мең яктылык терәге урнаштырган – яктырту челтәрләренең гомуми озынлыгы 53 км чамасы тәшкил иткән. Киңлекне 1,2 меңнән артык кече архитектура җиһазы бизәгән – эскәмияләр саны 500 гә якын. Ә 13 балалар һәм спорт мәйданчыгында 179 берәмлек урнаштырылган.
«Кече архитектура җиһазларының һәм яшелләндерүнең генә түгел, иҗтимагый бәдрәфләрнең дә сыйфаты яхшыра. Без башта тәэмин иткән һәм хәзер урнаштырган бәдрәфләр — ике төрле әйбер. Илебез җитештерүчеләре модульле бәдрәфләрнең яхшы дәрәҗәсен тәэмин итә», — дип өстәде мэр.
БРИКС Уеннары һәм саммиты чараларында катнашучылар һәм кунаклар маршрутлары буенча сигез иҗтимагый киңлекне үзгәрттеләр. Коротченко һәм Котельников скверларында тапталган сукмаклар буйлап җәяүлеләр сукмаклары салынды. Киңлекләрдә урам кәнәфиләре һәм өстәлләре булган уңайлы ял итү почмаклары ясалган. Шулай ук, көчле яктырту аркасында, скверлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ял итү һәм сәфәр кылу өчен куркынычсыз һәм уңайлыга әверелде.
Меңьеллык мәйданында һәм паркында эскәмияләр белән ял итү зоналары яңартылды, яктырту, чирәмнәр һәм автоматлаштырылган су сибү системалары торгызылды. Казан Кремле янында «Йөрәк» чәчәкләр җыелмасын тергезгәннәр. Ә паркта фонтандагы зилантлар скульптураларын яңартканнар, койманы сүткәннәр һәм кизил куагыннан тере койма оештырганнар.
Бауман урамында (Кремльдән алып Астрономия урамы белән киселешкә кадәр) түшәлгән таш һәм яктырту яңартылды, «Нулевой километр» композициясе төзәтелде, җир асты галереясе өчен яктылык чыганагы булып хезмәт итүче пыяла призмалар торгызылды, Кави Нәҗми урамында эскәмияләр куеп, яшелләндерү эшләрен тәмамлап, ял итү зонасы булдырылды.
Болак ермагында фонтан җиһазларын алыштырганнар — хәзер каналның биеклеге 15 метрга җиткән, аны 56 йөзеп йөрүче фонтан бизи. Корылмалар кичке вакытта яктыртыла. Өстәмә рәвештә ермак ярларында һәм күперләр астында сәнгать-архитектура яктырткычлары барлыкка килде.
Горький исемендәге паркның керү төркемен торгызу да тәмамланды. Монда яшел мәйдан булдырганнар, һәйкәл яны һәм баскычларда гранит өслекне яңартканнар, мемориалның язуларын, шулай ук мәңгелек ут янындагы йолдызны һәм яктырткычны алыштырганнар. Җәмәгать транспорты тукталышлары яны үзгәртелде һәм җәяүлеләр өчен җир асты кичүе ремонтланды. Арча зираты белән һәйкәл арасында җәяүлеләр юлы белән төзекләндерелгән яшел утрау барлыкка килде.
Оренбург трактында озынлыгы 28 м һәм биеклеге 5,5 м булган «Казан» стеласы урнаштырылган. Шәһәр исеме яктыртылган заманча сәнгать объектыннан гыйбарәт. Стеланың зур хәрефләре алюминий панельләр белән тутыкмый торган корычтан эшләнгән.
Быел шәһәрнең һәр районында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча территорияләр төзекләндерелде. Программа буенча барлыгы алты парк яңартылды.
Совет районында ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында 2021 елда башланган эшләр төгәлләнде. Биредә яктыртылган ял зоналары, спорт мәйданчыгы һәм балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган. Фонтан буйлап тротуарлар һәм киртәләр барлыкка килде. Шулай ук скверда төзүчеләргә багышланган сәнгать объекты урнаштырылган.
Тагын бер ял зонасы Вахитов районында Бутлеров һәм Толстой урамнары чатында корылган. Хирург Александр Вишневский һәйкәле янында территорияне яшелләндерделәр, эскәмияләр һәм өстәмә яктырткычлар урнаштырдылар.
Яңа Савин районында 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсеннән алып перинаталь үзәккә кадәр Зур Акчарлак күленең беренче чиратын төзекләндерделәр, анда эскәмияләр, күзәтү мәйданчыклары, күшәк белән ял итү почмагы оештырылды. Шулай ук биредә Адоратский урамына таба җәяүлеләр өчен яңа юл ясалган. Төзекләндерү акчарлаклар оя корганнан соң экология белгечләре күзәтүе астында алып барылган.
Мәскәү районының Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы скверда яктырту һәм ял итү зоналары булган җәяүлеләр өчен яңа юллар ясалды. Территорияне 200 агач һәм 1600 куак яшелләндергән. Узган ел биредә «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы куелган.
Инклюзив бульварны шәһәрдә беренче булып Серов урамында төзекләндерделәр — «Ярдәм» мәчетеннән тукталышка кадәр. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары, сизгер бакча һәм тоючан сукмак, вакыйгалар мәйданчыгы һәм тыныч ял итү урыны барлыкка килде. Бульвар территориясендә «Игелекле Казан» биналары һәм җәмәгать бәдрәфләре булган күшәк төзелгән. Бульвар буенда парковка оештырылган.
Киров районында Петров паркын төзекләндерү башланды. Быел биредә балалар мәйданчыклары яңартылган һәм яктыртылган юллар салынган. Эшләр җылылык челтәрләрен алыштыру комплексында узды.
Республика акчаларына биш объект төзекләндерелгән. Казансу елгасы яр буенда шәһәрдә иң зур һәм эксклюзив балалар мәйданчыгы булган «Елмай» паркы ачылды, ул төрле яшь төркемнәре өчен тематик зоналарга бүленгән. Паркта күзәтү мәйданчыгы булган табигый лабиринт, тыныч ял итү зонасы һәм фонтан барлыкка килде. Киңлектә сәхнә һәм чаралар өчен 8 меңгә кадәр кеше сыйдырышлы алан белән вакыйгалар зонасы булдырылды. Биредә шулай ук кафе һәм җәмәгать бәдрәфләре булган күшәк, мастер-класслар өчен мәйданчык бар. Тау битләре ягыннан 27 машина урынына исәпләнгән муниципаль парковка оештырылган.
Күршедә «Елмай» белән баскыч аша тоташкан Фукс бакчасы яңартылган. Бакчаның төп үзенчәлекле мәйданчыгы Карл Фукс һәйкәле янында. Төзекләндерү барышында биредә түшәлгән таш, парк җиһазлары, тышкы яктырту баганалары алыштырылган, шулай ук керү зоналары торгызылган. Яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде — өстәмә рәвештә дару-хуш исле үләннәрдән һәм чәчәкләрдән агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртылды.
Авиатөзелеш районында Зур Зәңгәр күлгә якын территория төзекләндерелде. Күл Казансуга койган урында имин коену урыннары ясаганнар, өстәмә сукмаклар салганнар, шулай ук көймә станциясе һәм пирс урнаштырганнар. Күлгә керү юлын киңәйткәннәр, ә җәяүлеләрне куркынычсыз йөртү өчен анда яктырткычлы тротуар җиһазландырганнар. Моннан тыш, монда прокат пункты белән экокапкалар урнаштырганнар. Эшләр «Татарстан көзгеләре» масштаблы экологик проекты буенча башкарылды.
Вахитов районында Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендә сквер төзекләндерелде. Монда юллар яңартылган, яктырту һәм кече архитектура җиһазлары урнаштырылган, территория яшелләндерелгән. Быел Казахстан Татарстанга халыклар арасында дуслык һәм уртаклык билгесе итеп шагыйрь Абай Кунанбаев сынын бүләк итте. Бу дәүләтнең республикага беренче бүләге түгел: 2018 елда скверда «Тайказан» скульптурасын урнаштырдылар.
Түбән Кабан күле буенда, Г.Камал исемендәге театр бинасы янында яңа парк барлыкка килде. Төп керү төркеме алдында театр мәйданы, ә аның артында ял итү почмаклары булган бакча урнашкан. Шулай ук территориядә вакыйгалар мәйданчыгы һәм амфитеатр төзелде. Яр буендагы җәяүлеләр юлларын яңарттылар һәм театр тирәли маршрутлар белән тулыландырдылар, суга керү мөмкинлеге булган пирсны җиһазландырдылар. Киләсе елда киңлектә төрле яшьтәге балалар өчен зур уеннар мәйданчыгы ачу планлаштырыла.