5 ел эчендә – 2019 елдан 2024 елга кадәр, «Демография» милли проекты кысаларында 20 меңгә якын казанлы һөнәри белем алды. Узган елда гына да милли проект кысаларында Казанның 2 меңнән артык кешесе яңа һөнәр алды. Уку белән аеруча хатын-кызлар кызыксынган. Алар маркетплейслар, SMM-белгечләр, психология, персонал белән идарә итү һәм кадрлар эше кебек һөнәрләргә өйрәнәләр. Укучыларның 80% ы эшкә урнаштырылган. Быел казанлылар яңа һөнәрләр белән «Кадрлар» милли проекты ярдәмендә белем алуны дәвам итә алачак. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә яңа милли проект ярдәмендә кирәкле һөнәрләр буенча квалификацияле кадрлар әзерләнәчәгенә ышаныч белдерде.
«Кадрлар белән вәзгыять бөтен ил буйлап кискен тора. Шунысы куанычлы, «Кадрлар» милли проекты кысаларында икътисадның эш бирүчеләр өчен дә, мәгариф оешмалары өчен дә биш еллык перспективага кадрлар ихтыяҗы фаразын формалаштыра башлаячаклар. Бу мөһим бурычны ил президенты Владимир Путин куйды», – дип билгеләде Илсур Метшин.
«Кадрлар» милли проекты турында ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин сөйләде.
«Әлеге милли проект хезмәт базары белән дәүләт идарәсенең яңа инструментларының берсе булачак. Аның составында дүрт юнәлеш», – дидеТимур Муллин.
Беренче булып «Хезмәт базары белән идарә итү» исеме астында Татарстан халкын эш белән тәэмин итү хезмәте 2024 елда комплекслы модернизациягә керде. Хәзер республиканың бердәм мәшгульлек үзәге бөтен республика буенча 49 эш белән тәэмин итү үзәген берләштерде.
«Хезмәт базары өчен белем бирү» дигән икенче юнәлеш эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗына үткәрелгән сораштыру нигезендә максатчан укытуга ихтыяҗны формалаштыру мөмкинлеге бирде.
Әйтик, 2024 елда Казан эш бирүчеләренең 119 ы абитуриентлар өчен максатчан укуга 527 тәкъдим урнаштырган, шулардан югары белем программалары буенча – 457, урта һөнәри белем – 53. Барлыгы абитуриент, заказчы һәм мәгариф оешмасы арасында 1777 килешү урнаштырылган.
«Мәшгульлеккә булышуның актив чаралары» өченче юнәлеш кысаларында хезмәт базары ихтыяҗлары нигезендә кирәкле һөнәрләр исемлеге төзеләчәк. Шулай итеп, укытуның федераль операторлары итеп Һөнәри белем бирүне үстерү институты, Томск дәүләт университеты, Россия халык хуҗалыгы академиясе билгеләнде. 11 категория граждан бушлай укырга хокуклы.
Һәм «Хезмәт кешесе» – дүртенче юнәлеш. Тимур Муллин сүзләренчә, бу проект эшче һөнәрләренең абруен һәм популярлыгын арттырачак. «Ул «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык, бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе, һөнәр фестивале, яшьләрне эшкә урнаштыру практикасы бәйгесе, «Эшкә караганда күбрәк» яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү программасы аша тормышка ашырылачак», – дип хәбәр итте спикер.