2024 елда Казанның административ комиссияләре тарафыннан каралган материаллар саны 65% ка арткан – төрле хокук бозулар буенча 247 меңнән артык карар чыгарылган. Шул ук вакытта салынган штрафлар саны 112% ка арткан. Ел нәтиҗәләре буенча 546 млн сум түләтелгән – бу 2023 ел белән чагыштырганда 82% ка күбрәк. Татарстан башкаласы административ комиссияләр эше күрсәткечләре буенча миллионлы шәһәрләр арасында беренче урынны алган. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Наил Биктаһиров китерде.
«АТИИ һәм административ комиссияләр шәһәрдә тәртипне контрольдә тота һәм стимуллаштыра. Бу – шәһәр хакимиятенең мөһим функциясе. Миллионлы шәһәрдә миллионлаган мәнфәгатьләр кисешә. Без кабатларга яраткан халык мәкале бар: үз күлмәгебез тәнгә якынрак. Һәм кешеләр үз мәнфәгатьләрен, кызганычка каршы, еш кына җәмәгатьчелекнекеннән өстен куялар: машиналарын яшел газоннарга куялар, әрҗәләрдән, йөк машиналарыннан тиешсез урыннарда сәүдә итәләр һәм үзләре артыннан күп чүп-чар калдыралар, төзелеш һәм башка чүп-чарны чокырларга ташлыйлар», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, АТИИ һәм административ комиссияләр проблемага каршы бергәләп көрәшәләр.
«Без эчке эшләр министрлыгы һәм суд приставлары хезмәте белән эшлибез. Коллегаларыбызга рәхмәт сүзләре. Чыннан да, бу юнәлештә багланышлар һәм системалы эш кенә безгә тәртип сакларга мөмкинлек бирә, – диде шәһәр башлыгы. – Безнең тәртип саклау буенча җәмәгать пунктындагыларның (ОПОПовцы) йөзенә карап инде көлми башладылар, чөнки кулга алулар һәм илдән чыгуга чикләүләр кулланылды. Башкалада тәртипнең лаеклы дәрәҗәсен тоту өчен без хакимият тә инде. Һәм без моны эшләүне дәвам итәчәкбез. Системалылык нәтиҗәсендә шәһәрдә чисталык һәм тәртип булырга тиеш».
Законсыз сәүдә өчен штрафлар суммасы 5,9 млн сум тәшкил итте
2024 елда урамда легаль булмаган сәүдә өчен 2079 карар чыгарылган. Административ комиссияләр 5,9 млн сумлык штраф язган. Шул ук вакытта хокук бозучыларның бер өлеше үз эшчәнлеген дәвам итә һәм санкцияләр түләүдән кача. Проблема белән көрәшү өчен эчке эшләр министрлыгы һәм суд приставлары хезмәтләре белән берлектә законсыз сәүдә ачыклау буенча 49 рейд үткәрелгән. Аларның нәтиҗәсе административ кулга алулар, мәҗбүри эшләр һәм башка санкцияләр булды.
Наил Биктаһиров сөйләвенчә, 15 хокук бозучы белән очрашулар үткәрелгән. Аларның кайберләренә карата җитди җәзалар, шул исәптән ил чикләреннән чыгуны чикләү һәм транспорт белән идарә итү хокукын чикләү салынган.
Узган ел махсус программа тәэминаты кертелде, ул реаль вакыт режимында штраф түләмәүчеләрнең транспорт чараларының агымдагы урнашуын ачыклый. Комиссия хезмәткәре һәм суд приставлары хезмәтләре вәкиленнән оператив төркем урынга чыга һәм автомобильне блоклау һәм аны эвакуацияләү чараларын куллана. Транспорт бурычны тулысынча түләп бетергәннән соң гына милекчегә кайтарыла.
«Административ штраф ул законлы көченә кергән көннән алып 60 көн эчендә түләнергә тиеш», – дип аңлатты спикер.
2697 машина йөртүче бөртекле (коелучан) йөк ташу кагыйдәләрен санга сукмаган
Узган елдан башлап Казанда коелучан материалларны япмасыз ташу белән бәйле хокук бозуларны тәүлек буе автомат рәвештә теркәү системасы кертелде. Бүгенге көндә шәһәрдә 45 камера эшли. Шуның нәтиҗәсендә 2697 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Түләтелгән штрафларның гомуми суммасы 4,8 млн сумга җиткән.
«Кыш башыннан безгә япма белән кар ташу мәсьәләсе буенча күп мөрәҗәгатьләр килде. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре турындагы 136.8 пункт буенча йөк автомобиле кузовына балчык, чүп-чар, коелучан төзелеш материаллары, җиңел савытлар, киселгән агачлар ташыганда гына ябу бурычы куелган», – дип билгеләде Наил Биктаһиров.
Ул автоматик теркәү системасын кертү нәтиҗәле булды, дип өстәде. Хокук бозулар саны сизелерлек кимеде, ә ташучылар аларның сәбәпләрен бетерү өчен оператив чаралар күрде.
Докладчы искә төшергәнчә, 2024 елда шәһәрдә «Минем штрафлар Казан» Telegram-ботын эшләтеп җибәргәннәр. Уңайлы инструмент шәһәр халкына реаль вакытта фотоматериал белән танышырга, хәбәрнамәләргә язылырга, бурычлар булу-булмавын тикшерергә һәм аларны дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә мөмкинлек бирә. Ботны эшләтеп җибәргәннән бирле аннан 26 меңнән артык кулланучы файдаланган.
Шулай ук 1 июльдән шәһәр халкы дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында карарларны электрон рәвештә кабул итә ала. Моның өчен тиешле опцияне сайларга кирәк. Мондый мөмкинлек барлыкка килү ярты ел эчендә шәһәр бюджеты чыгымнарын 4,8 млн сумга киметергә мөмкинлек бирде. Шулай ук мондый ысул белән җибәрелгән хатның бәясе дә кимегән – бәя 86 сумнан 12 сумга кадәр төшкән.
Наил Биктаһиров 2024 елда тест режимында контейнерлардан тыш чүп-чар ташлау фактларын теркәүче камералар эшли башлавына игътибар итте. Ул шәһәр халкын каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыкларында чисталык һәм тәртип сакларга өндәде. Хокук бозучыларга карата административ җәза: физик затлар өчен 2 мең сум һәм юридик затлар өчен 200 мең сум күләмендә штраф кулланылачак.
Доклад азагында спикер хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан административ-техник инспекция ЯИ ярдәмендә түбәләрне боз сөңгеләреннән чистартмау, ККК мәйданчыкларын транспорт чаралары белән тутыру һәм фасадларны граффитидан һәм зарарланулардан чистарту белән бәйле хокук бозуларны теркәячәк.
«Хокук бозуларга каршы көрәш һәм яңа технологияләр кертү буенча тырышлыгыбыз ул – шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту юлында адымнар. Без һәр кеше үз шәһәрендә чисталык һәм тәртип өчен үзен җаваплы итеп тоя торган шартлар тудырырга омтылабыз, ә Казан киләчәк буыннар өчен үзенең җәлеп итүчәнлеген һәм уңайлылыгын саклый», – дип йомгаклады Наил Биктаһиров.