Аиша Бин Бишр «Казаныш» форумы турында: «Минем беркайчан да команданың мондый дәрәҗәдә оештырылуын һәм һөнәрчеллеген күргәнем юк иде»
Денис Гордийко
«Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы кунаклары һәм белгечләре аның оешмасына югары бәя бирәләр. Чакырылган белгечләр билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы дөньяның күп кенә шәһәрләре өчен үрнәк булды һәм шундый масштаблы чараларны оештыруда югары үрләргә җитте.
Зур цифрлы үзгәрешләр буенча белгеч, акыллы шәһәр инициативаларының стратегик лидеры Аиша Бин Бишр республика һәм халыкара журналистлар белән Форум турында үз фикере белән уртаклашты. «Минем төрле белгечләр белән Халыкара эш тәҗрибәм зур — бу Давоста, Кытайда, барлык материкларда Бөтендөнья икътисадый форумы. Мин планетабызның төрле почмакларында, барлык материкларда булдым, тик мин беркайчан да команданың мондый дәрәҗәдәге оештыру һәм һөнәрчеллеген күрмәнем булмады. Мин Дубайдан киткәнче үк әлеге команда минем Казанда булачак программаның барлык адымнарын, барлык логистикасын һәр минутына кадәр эшләп куйган иде, — диде Аиша Бин Бишр. – Мин барган башка урыннар да Казанның һәм Россия Федерациясенең югары дәрәҗәсенә туры килер дип өметләнәм. Зур рәхмәт».
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы 6 февральдә бпашланды. Вакыйга өч көн дәвам итә. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Барлыгы 400 гә якын докладчы килгән, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.