Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче казан мәктәбендә булдылар. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм уку йорты директоры Розалия Козловская озата йөрде.
Мәктәп өч бинадан тора. Төп корпус 1936 елда ук төзелгән, башлангыч мәктәп өчен – 2012 елда, спорт блогы – 2015 елда. 1998 елда этномәдәни кыйммәте булган беренче сыйныфлар төзелә. Бүгенге көндә биредә төрле милләтләрдән 777 бала белем ала. Алар белән 49 укытучы эшли.
Сәфәр кылучылар уку кабинетларын, актлар залын һәм спорт блогын карадылар, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә булдылар. Аннары дәрәҗәле кунакларга 2021 елда яңартылган компьютер классларын күрсәттеләр.
Мәктәптә балаларны тукландыруның ничек җайга салынуы турында аерым сөйләделәр. Ике уку бинасының һәркайсында үз ашханәсе бар. Өлкән сыйныфлар өчен азык-төлек блогын 2022 елда яңартканнар, шуннан соң ашханәдәге урыннар саны 74 тән 102 гә кадәр арткан. Быел башлангыч сыйныфлар ашханәсе яңартылды, өстәмә рәвештә тагын 84 урын булдырылды. Шуның аркасында барлык укучыларны ике тәнәфестә кайнар аш белән сыйларга өлгерәләр.
Шулай ук республика рәисенә һәм шәһәр мэрына 12 нче мәктәпнең соңгы биш елдагы казанышлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, 2023 елда ул «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» ассоциациясе составына керде. Укытучылар «Ел укытучысы» конкурсында «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Кешене тәрбияләргә» һәм «Педагог-психолог» номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Укучылар бөтенроссия укучылар олимпиадасында, төбәкара һәм халыкара фән олимпиадаларында актив катнашалар һәм анда призлы урыннар яулыйлар.
Иртәгә, 12 ноябрьдә, мәктәп этномәдәни кыйммәте булган сыйныфлар оештыруга 25 ел тулуны билгеләп үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.