Татарстан башкаласы ничек үскәнлеген, ни өчен аны шулай дип атаганнарын һәм шәһәрдә нинди алыштыргысыз урыннар барлыгын бәян итәләр «Мин – Казан» китабында. Бүген Казан мэры Илсур Метшин «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында басманы тәкъдир итүдә катнашты. Китап балалар өчен төзелгән, ләкин шәһәр белән якыннанрак танышырга һәм архитектор һөнәре турында күбрәк белергә теләүчеләргә кызыклы булачак. Биредә барлык мәгълүмат карта, биремнәр һәм әкиятләр белән интерактив сәфәр кылу форматында бирелә.
«Бу атнада минем җиденче оныгым туды. Балаларга да йоклар алдыннан әкиятләр укырга кирәк. Үземнең мәшгульлегем аркасындамы, әллә хоккей, футбол, музыка белән күп шөгыльләнгәнгәме, мин бик күп әкиятләр хәтерләмим. Шуңа күрә мондый китаплар безнең өчен аеруча файдалы: әти-әниләр өчен дә, бабайлар, әбиләр өчен дә. Бу хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин идея авторларының берсе Ирина Кузнецовага.
Китап архитектура һәм урбанистикага багышланган, ә хикәя шәһәр исеменнән алып барыла. Казан үзе укучыларга «УРАМ» экстрим-паркыннан алып ТР Милли китапханәсенә һәм Үзәк стадионга кадәр алыштыргысыз урыннар барлыкка килүе турында сөйли. Шулай ук шәһәр балаларны Татарстан мәдәнияте һәм Казан тарихы белән таныштыра. Мәсәлән, балалар Иске Татар бистәсе, Миллениум күпере турында белә һәм Габдулла Тукай урамы буйлап «йөреп кайта» алалар.
Китап дәвамында укучыларны берничә персонаж озата бара: Мәдәни мәче, Зилант һәм Кар барсы. Алар архитектураның мәдәни мирасны сакларга ничек ярдәм итүен, шәһәрләрдә ни өчен яшел почмаклар кирәклеген, биналарның нинди функцияләр башкара алуын һәм яр буе төзелешенең ничек алып барылуын күрсәтә.
Китапта йөрү өчен маршрут — квестлы аерым карта, парклар булдыру этапларын чагылдырган ачыла торган борылышлар һәм башка биремнәр тәкъдим ителгән. Бу укучыларга шәһәрнең ничек эшләвен һәм үсешен яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк. Басма беренче чиратта балаларга юнәлдерелгән булса да, ул шулай ук архитектура белән мавыккан өлкәннәргә дә кызыклы булачак.
Китапны төзүдә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Казан үсеш институты белгечләре дә катнашты.
«Мин – Казан» Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов һәм аның хатыны Ирина Кузнецова уйлап тапкан балалар өчен архитектура һәм урбанистика турындагы китаплар сериясендә икенчесе булды. Авторы язучы Софья Милье, ә китапка рәсемнәрне Алиса Юфа иҗат иткән.
Исегезгә төшерәбез, бүген «Казаныш» соңгы көнен эшли. Форумда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнаша. Гомумән алганда, 400 гә якын докладчының чыгышы планлаштырылган, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.