2025 елга Татарстан башкаласы бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 50 млрд 177 млн сум күләмендә расланган. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте. 2026 елга шәһәр бюджеты 51 млрд 750 млн сум күләмендә планлаштырылган, 2027 елга – 54 млрд 882 млн сум.
Чыгымнарның иң зур өлеше социаль-мәдәни өлкәгә туры киләчәк
2025 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 50 млрд 177 млн сум тәшкил итәчәк, бу 2024 елга расланганнан 8 млрд 519 млн сумга күбрәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 31 млрд 55 млн сум булыр дип фаразлана, бюджетара трансфертлар 19 млрд 122 млн сум күләмендә исәпләнгән. Салым керемнәренең төп чыганаклары (28 млрд 162 млн сум) булып физик затлар керемнәренә салым, җыелма керемгә салым һәм җир салымы кала. Бюджетка салым булмаган керемнәр күләме (2 млрд 894 млн сум) милекне файдаланудан, матди һәм матди булмаган активларны сатудан кергән керемнәрдән һәм башка керемнәрдән туплана.
Киләсе елда чыгымнарның иң зур өлеше – 82% — социаль-мәдәни өлкәгә туры киләчәк. 2024 ел белән чагыштырганда үсеш 6 млрд 889 млн сум тәшкил итәчәк. Бу, беренче чиратта, тармак хезмәткәрләренә хезмәт хакы арту һәм яңа уку йортлары ачылу белән бәйле.
Мәгарифкә 35 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк. Социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга 2 млрд 108 млн сум бүлеп биреләчәк (бу акчаларның яртысыннан артыгы җәмәгать транспортында ташламалы йөрүне тәэмин итүгә китәчәк). Мәдәният өлкәсенә 1 млрд 915 млн сум салынган; яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга – 505 млн сум; физик культура һәм спортны үстерүгә – 1 млрд 836 млн сум.
Бюджетның башка чыгымнары 8 млрд 930 млн сум күләмендә каралган (гомумдәүләт мәсьәләләренә, милли икътисадка, торак-коммуналь хуҗалыкка, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә, иминлеккә, табигатьне саклау чараларына, тискәре трансферт).
МХОда катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә якынча 130 млн сум юнәлдереләчәк
Депутат Людмила Андрееваның махсус операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә 2025 елда каралган чыгымнар турындагы соравына җавап биреп, финанс идарәсе башлыгы болай дип билгеләп үтте: «Агымдагы елда өстәмә чыгымнар якынча 110 млн сум тәшкил итте, нигездә, акчалар мәктәпләрдә ике тапкыр туклануны оештыруга, балалар бакчаларына бушлай йөрүгә һәм җәмәгать транспортында бушлай йөрүгә юнәлдерелде. Киләсе елга, әлеге бүлекләр буенча чыгымнарны индексацияләүне исәпкә алып, бюджетта 130 млн тирәсе сумма салынган».
Депутат Лилия Бакулина социаль өлкә объектларын террорчылыкка каршы яклауга акча каралганмы дип кызыксынды. «Бездә киләсе елга гадәттәгечә беренче, икенче һәм өченче категория мәгариф учреждениеләрен саклауга бюджет чыгымнарының ике маддәсе каралган – гомумән алганда, 700 млн сум тирәсе. Шуның 450 млн сумы шәхси предприятиеләр тарафыннан саклауга, 250 млн сумы техник куркынычсызлык системаларына хезмәт күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Дүртенче категория объектларын саклауга без бюджеттан өстәмә рәвештә 50 млн сум акча бүлеп бирәбез. Тагын мәдәният учреждениеләрен һәм яшьләр сәясәтен саклау өлкәсендә җайга салынмаган сораулар бар, без аларны хәзер республика белән эшкәртәбез», – дип җавап бирде Ирек Мөхәммәтшин.
2024 елда шәһәр чыгымнары 56 млрд сумнан артык тәшкил иткән
2024 елга бюджеттагы үзгәрешләр нигезендә керем өлеше 49 млрд 886 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 56 млрд 266 млн сум. 6 млрд 380 млн сум күләмендәге дефицит шәһәр бюджетының калган акчалары хисабына капланачак.
Агымдагы елда республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 1 млрд 783 млн сумга арттырылды. Шулардан төзекләндерү һәм транспорт инфраструктурасы объектларын карап тотуга – 1 млрд 268 млн сум, муниципаль учреждениеләргә – 387 млн сум, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә – 71 млн сум, төзелеш өчен җир кишәрлекләрен тартып алуга – 46,9 млн сум һәм башка максатларга 10,6 млн сум юнәлдерелгән.
«ТР Финанс министрлыгы хаты нигезендә муниципаль юл фондын формалаштыру максатыннан автомобиль һәм турыдан-туры куыла торган бензинга акцизлар керемнәре 9,3 млн сумга арта. Проект карары белән керемнәр кире кайтарылмый торган 8,9 млн сум күләмендә арта, алар район чараларын үткәрүгә юнәлтелә. Шулай ук чыгым өлеше 2024 елда бюджетны үтәгәндә барлыкка килгән 69,9 млн сум күләмендә экономия суммасына кими», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.
Ахырда депутатлар шәһәр бюджеты буенча тәкъдим ителгән карарлар проектларын һәм тиешле үзгәрешләрне хупладылар.