Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин соңгы ун елда даими үсә барган автомобильләшү фонында шәһәрдә аварияләрнең сизелерлек кимүенә аңлатма бирде. Статистика буенча, 10 ел эчендә Казанда теркәлгән автомобильләр саны 30% ка арткан һәм бүгенге көндә 486 меңнән артыкны тәшкил итә. Ел саен үсә барган автомобильләшүгә карамастан, шул ук чорда аварияләр саны сизелерлек кимеде. Шул рәвешле юл-транспорт һәлакәтләре саны 31% ка, аларда һәлак булучылар 46% ка, ә зыян күрүчеләр 33% ка кимегән. Мэр моны юлларны ремонтлау, юл инфраструктурасын яхшырту һәм транспорт агымнары белән идарә итүнең өр-яңа системаларын кертү буенча эзлекле башкарыла торган эш белән бәйли.
«Өзлексез хәрәкәт итүдән тыш соңгы максат – юлларда аварияләрне һәм югалтуларны киметү. Саннар үзләре өчен аермачык сөйлиләр. 10 ел эчендә автомобильләшү 30% ка арткан, ә юл-транспорт һәлакәтләре саны 31% ка, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр 33% ка, ә һәлак булучылар – 46% ка кимегән. Әмма эш күп әле, шуңа күрә алга таба да бу мәсьәләне системалы рәвештә яхшыртачакбыз. Шул исәптән, кайдадыр түләүле парковканы киңәйтү кебек популяр булмаган чаралар кулланырга туры килә, әмма бу үсә барган автомобильләшүнең котылгысыз нәтиҗәсе», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Юлларда иминлекне тәэмин итү буенча комплекслы эш, юлларның үзләрен ремонтлаудан тыш, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча техник чараларны, интеллектуаль транспорт системаларын эшләүне һәм гамәлгә кертүне, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау чараларын үз эченә ала.
Алып барыла торган эшнең мөһим өлеше булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне актив пропагандалау һәм популярлаштыру тора. Әйтик, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә аварияләр һәм үлем очракларын киметү өчен, шәһәр Башкарма комитеты Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә балалар катнашында һәлакәтләр мәсьәләсенә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән социаль кампанияләр оештырган.
«Бу – стендларда, реклама чыганакларында, шәһәр пассажир транспорты салоннарында, юл буендагы баннерларда буклетлар һәм социаль роликлар күрсәтү, мәктәпләрдә һәм бакчаларда, социаль челтәрләрдә махсуслаштырылган дәресләр үткәрү», – дип сөйләде Транспорт буенча комитет рәисе Алексей Сидоров.
2024-2025 уку елында Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Хәрәкәтнең яшь инспекторларының (ЮИД) 188 отряды эшли, алар 3433 укучыны колачлый. ТР башкаласы гомумроссия ярышларында даими рәвештә беренче урыннарны алып тора.
Шәһәрнең мәгариф оешмалары җитәкчеләре ата-аналар җыелышлары үткәрә, анда мәҗбүри рәвештә юл хәрәкәте иминлеге, балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү мәсьәләләре күтәрелә, дип билгеләп үтте спикер.
Проблемалы мәсьәләләр арасында Сидоров балигъ булмаганнарның питбайклар һәм квадроцикллар куллануын билгеләп үтте. Узган ел шәһәр юлларында мототранспорт катнашында 73 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган һәм 82 кеше җәрәхәтләнгән. Агымдагы ел башыннан мондый дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән инде, аларда дүрт кеше зыян күргән.
«Питбайклар белән идарә итүне балигъ булмаганнарга ышанып тапшырганчы һәм аларга мондый «уенчыклар» бүләк иткәнче, ата-аналар берничә тапкыр уйларга тиеш. Безне һәм Дәүләт автоинспекциясен ишетүегезне сорыйм, балаларның гомере һәм сәламәтлеге ата-аналар кулында бит», – диде транспорт комитеты рәисе.