Казанда апрель аенда Җиңү көне алдыннан ике бөтенроссия акциясе старт ала. 10 апрельдән Бауман, Кремль урамнарында һәм Ирек мәйданында иганә өчен «Кызыл канәфер» тамгаларын таратачаклар. Җыелган акчаларны ветераннар өчен медицина ярдәменә җибәрәчәкләр. Ә 24 апрельдән 9 майга кадәр урамнарда, паркларда һәм скверларда волонтерлар үтеп баручыларга Георгий тасмаларын – Җиңү көненең төп символын таратачак. Гомумән алганда, быел 100 меңнән артык Георгий тасмасын тарату планлаштырыла. Патриотик акцияләр турында бүген шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
«Кызыл канәфер» хәйрия акциясендә Россиянең 83 төбәге катнашачак. 2024 елда Казан волонтерлары көче белән гомуми 158 мең сумлык 2 мең канәфер сатылган, дип сөйләде Алия Заһидуллина. «Кызыл канәфер»нең төп символының минималь бәясе 50 сум тәшкил итә.
«Волонтерларның төп бурычы – акчаларны җыю гына түгел, ә шәһәр халкына истәлек символының кыйммәтен дә җиткерү. Иганә өчен алынган һәр тамга бизәнү генә түгел, ә ветераннарның сәламәтлегенә һәм иминлегенә өлеш. Волонтерлар шулай ук ветераннарга кирәкле ярдәмне тапшыруда актив катнашачак», – дип аңлатты Заһидуллина.
Казан мэры Илсур Метшин игътибарны Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүгә юнәлдерергә кушты. «Хөрмәтле коллегалар, мин барыгызны да бу бөек датага әзерләнүгә игътибарыгызны юнәлтүегезне сорыйм. Белем бирү идарәсенә, район башлыкларына, югары уку йортларына, СУЗларга, мәктәп һәм мәктәпкәчә оешмаларга бу вакытны балаларыбызны һәм яшьләребезне патриотик тәрбияләү өчен кулланырга тәкъдим итәм. Ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен игътибар һәм кайгыртучанлык белән максималь рәвештә чолгап алырга. Әйдәгез, тынычлык турында уйлашыйк, җиңүне якынайтыйк һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә лаеклы әзерләник», – диде Илсур Метшин.