Татарстан башкаласында автомобильләрнең уртача хәрәкәт тизлеге 32 км/сәг җитә, ә башка миллионлы шәһәрләрдә — 27 км/сәг чамасы. Шәһәр юлларында үткәрү сәләтен арттыру һәм йөкләнешне киметү акыллы транспорт системаларын кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Светофор объектларының эш режимын 955 транспорт детекторы, шулай ук 356 видеокүзәтү камерасы ярдәмендә ясалма интеллект төзәтә. Шәһәрдә иң алга киткән, дүртенче буын системасы эшли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
«Без Россиянең башка шәһәрләрендә булганда, безнең игътибарыбызның бер предметы булып юл хәрәкәте иминлеге тора. Казанның үсә барган автомобильләшүе шартларында безнең өчен бу тормыш мәсьәләсе, шәһәр халкының уңайлы тормышы – эшкә ничек барып җитәргә, ничек кайтырга, никадәр уңайлы хәрәкәт итәргә мөмкин. Һәм монда технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект, – безнең ярдәмчеләребез. Без ел саен юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тоташтырылган юл чатларын арттырабыз, шул исәптән юл инфраструктурасының яңа элементларын, мәсәлән, проекцияле светофорлар кертәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Транспорт хәрәкәтен яраклаштыру өчен программа-техник комплекс шәһәрнең 513 светофор объектының 237сендә кертелгән. Агымдагы елда тагын 13не тоташтыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә бердәм диспетчерлык үзәгеннән шәһәрнең 80% ка якын светофор объектларын читтән торып идарә итәргә мөмкин. 130 җайланма элемтә модемнары белән җиһазландырылган, аларның эшли алуы турында агымдагы вакыт режимында мәгълүмат алырга, светофорларны юнәлдерү планнарын гамәлгә кертергә һәм диспетчерлык үзәгеннән читтән торып эшләү режимын үзгәртергә мөмкинлек бирә.
Пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын арттыру һәм җәмәгать транспортының өстенлекле йөрүен тәэмин итү өчен Казанның 47 урамында 183 км озынлыктагы урам-юл челтәренең бүлеп бирелгән буйлары төзелгән. Узган ел фото һәм видеотеркәү җайланмалары ярдәмендә шәхси транспортның автобус буена чыгуның күп санлы фактлары ачыкланган – административ хокук бозулар турында 67 меңнән артык карар төзелгән.
Бүгенге көндә ЮХИДИ белән берлектә хокук бозуларны теркәүче камералар санын арттыру мәсьәләсе каралды. «Бүлеп бирелгән буйлар шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен генә каралган. Билгеләнгән буйга чыкканда сез җәмәгать транспорты хәрәкәтенә комачаулык тудырасыз — хәрәкәт аралыклары һәм җәдваллар бозыла, юл-транспорт һәлакәтләре очраклары еш була. Барлык автомобиль сөючеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм бүлеп бирелгән буйларны биләмәскә чакырам», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Сидоров машина йөртүчеләргә.