Иҗади «Адонис» киңлегендә Казан мэры Илсур
Метшинга Тотрыклы үсеш
стратегиясенең нигезе булырга тиешле инициативаларны тәкъдир иттеләр. Шәһәр
инфраструктурасын экология белән бәйләү, креатив индустрияләрне, йомык
цикллы икътисадны үстерү, сәламәтлекне саклау буенча эшләүче 15 проект
төркеменең 7се үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Казаннан көн саен 1,8
мең тоннага якын калдык чыгарыла,
бәйрәмнәр вакытында исә 2 мең
тоннага якын чүп түгелгән көннәр дә теркәлгән.
Соңгы 20 елда калдыклар күләме якынча дүрт тапкырга арткан. Казан мэры Илсур
Метшин тарафыннан полигоннарга чыгарыла торган калдыкларны киметү белән бәйле чаралар
эшләү бурычы куелган иде.
Казанның 2040 елны күзаллап 2030 елга кадәр исәпләнгән Тотрыклы үсеш
стратегиясе эшләнде. Аны узган ел Казан шәһәре Думасы сессиясендә стратегия
буенча җаваплы «KOMANDA» менеджмент агентлыгы директоры Валерия Маршалова
тәкъдим итте. Стратегия нигезләмәләрен документтан ачык күренеп тора торган шәһәр
проектларына күчерү өчен 2025 ел ахырында Казанда хакимият, бизнес, фән һәм
эксперт бергәлеге вәкилләрен берләштергән 15 проект командасы булдырылды. Алар
тарафыннан 250гә якын тәкъдим эшләнде, шуларның 30ы өстенлекле эш буларак
сайлап алынды.
«Киләчәкне
проектлыйбыз»: Халыкара яшьләр форумы
Парклар һәм скверлар дирекциясе
директоры Айгөл Латыйпова экологик үзаң һәм яңа яшәү рәвеше булдыру турында
сөйләде. Ул
«Киләчәкне
проектлыйбыз» дип аталган халыкара яшьләр форумын уздырырга тәкъдим итте.
Мәйданчык тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча эшләү өчен яшьләрне, муниципаль берәмлекләр, бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге
вәкилләрен берләштерергә тиеш.
Чарада икенчел пластиктан парклар өчен эскәмияләр ясау, җәмәгать компостерлары челтәрен үстерү, шулай ук
энергиянең альтернатив чыганакларын кертү тәкъдиме яңгырады. Моннан тыш, шәһәр киңлекләрендә
кояш нурлары ярдәмендә
девайсларны ток белән туендыра торган USB-җайланмалы эскәмияләр барлыкка килергә мөмкин.
Шәһәр чаралары өчен бердәм экология регламентын эшләргә тәкъдим иттеләр.
Беренче сыйныфтан ук экочемпионнар тәрбияләү
Экология буенча
белем бирү мәсьәләсенә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов тукталды. Ул
укучылар, ата-аналар һәм укытучылар өчен проектлар тәкъдим итте. Шуларның берсе
– «Экочемпионнар» – калдыкларны төрләргә бүлеп җыю буенча мәктәпләр арасында уздырыла
торган шәһәр ярышлары. Катнашучылар калдыклар белән эш итү принципларын өйрәнү
белән бергә, икенчел чималны мөстәкыйль җыеп, аны кабат эшкәртүгә тапшыра
алачак.
Укучыларга шулай
ук саф һавада эколабораторияләр үткәрергә һәм яшелчәләр үстерү өчен мәктәп
бакчасы булдырырга тәкъдим итәләр. Тагын бер кызыклы тәкъдим – «Капкач ярдәме»
проектында катнашу: балалар һәм ата-аналар пластик капкачлар җыеп тапшыра Алардан
кергән акчалар сулыкларны суүсемнәрдән чистартырга ярдәм итә торган балык
маймычлары сатып алуга тотыла.
Калдыктан – табыш,
туфрактан – файдалы эш: Казанда йомык цикллы икътисад мәсьәләсе
Калдыкларны төрләргә
бүлеп җыюдан йомык цикллы икътисадка күчү хакында әлеге төр икътисад буенча проект
төркемен җитәкләүче «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений
Чекашов сөйләде. «Икенчел чимал биржасын» ул төп проектларның берсе дип атады.
Бу онлайн-мәйданчык икән. Башкала халкы һәм предприятиеләр чималны кабат
куллану өчен аларны әлеге мәйданчыкта сата, алыштыра яки бер-берсенә тапшыра
ала. Сүз төзелеш материаллары, агач калдыклары, йомычка, уңдырышлы туфрак һәм юк
итәргә мөмкин булган башка ресурслар турында бара.
Хәзерге вакытта
контейнер мәйданчыкларының 76%-на «сары челтәрләр»
урнаштырылган. 2026 елның беренче яртыеллыгында «ПЖКХ» идарәче компаниясе алардан
1,6 мең тоннадан артык икенчел чимал җыеп алган. Оешма контейнер мәйданчыкларын
2026 ел ахырына кадәр тулысынча «сары челтәрләр» белән тулыландырырга, икенчел
чимал кабул итү пунктлары челтәрен киңәйтергә ниятли. Тагын бер әһәмиятле юнәлеш
хакында хәбәр ителде: Казанда икътисадның йомык цикллы тармагын үстерү һәм җитештерү
өлкәсенә икенчел ресурсларны кайтару өчен экотехнопарк булдыру мәсьәләсе карала.
Яшел коридорлар
Шәһәрдә яшел киңлекләрнең өзлексез челтәрен
булдыру тәкъдимен Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров җиткерде. «Яшел коридорлар» концепциясе
паркларны, табигый территорияләрне һәм торак ишегалларын өстәмә «коридорлар» ярдәмендә
яшеллек белән
баетып, аларны бердәм челтәр итеп берләштерүне күздә тота. Эш гамәлдәге яшел зоналар белән генә
чикләнми, бу очракта сүз алар арасында урнашкан урамнарны, бульварларны, бакчаларны
үзгәртү хакында бара. Савиново табигый территориясен, Җиңү паркын һәм шәһәрнең
башка яшел киңлекләрен бергә берләштерү мәсьәләсе карала.
Шулай ук шәһәр
халкын аеруча саклана торган табигый территорияләр белән таныштыру максатыннан «Яшел
сукмаклар» проектын үстерергә тәкъдим иттеләр. Табигый киңлекләрнең үзенчәлекләрен,
үсентеләрнең торышын исәпкә алып яшелләндерү принципларын билгеләргә ярдәм
итәчәк тагын бер тәкъдим яңгырады. Эшче төркем экосистемага кагылышлы бердәм
дендроплан эшләргә җыена.