Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамы янында
Түбән Кабан күле буенда өч өлештән торган төзекләндерү эшләренең беренче этабы
тәмамланып килә. Төзүчеләр су өстенә юл сузып, аңа агач түшәмәләр җәйгән, юл
кырыйларына махсус саклагыч коймалар, эскәмияләр урнаштыралар, күзәтү
мәйданчыкларында, баскычлардан төшү юлларындагы эшләрне тәмамлыйлар. Кабан күле
буенда өч өлештән торган төзекләндерү эшләренең беренче этабы буенча
башкарылган эшләрнең әзерлеге якынча 93% тирәсе. Кичә объектта төзелеш министры
Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин эшлекле киңәшмә уздырды.
Түбән Кабан күленең яңа киңлеге
хакында: су өстендәге сәяхәтләр һәм амфитеатрда кояш баешын күзәтү
«Түбән Кабан күле буе – хәзерге Казанны төзекләндерү
буенча иң әһәмиятле эшләрнең берсе, ул башкалабызга үзгә бер ямь биреп торырга
тиешле ял урыны. 2015 елда, проект эшләрен башлаган вакытта күлнең, аның яр
буеның ни дәрәҗәдә үзгәрәчәген күз алдына китерүе дә кыен иде. Бүгенге көндә бу
казанлыларның һәм башкала кунакларының иң яраткан урыннарының берсе. Республика
рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән без Кабан күлен боҗралау эшен
тәмамлыйбыз. Киләсе елга Мәрҗани урамын төзекләндерү эшләренә керешәбез. Бүген
исә 5 чакрымнан артык озынлыктагы җәяүлеләр юлын төзекләндерү эше үз ахырына
якынлашты», – дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.
Яр буенда нык, чыдамлы нигез булдыру иң авыр эшләрнең
берсе булган. Хәер, ул инде артта калган. Яр сызыгын ныгыту өчен төзүчеләр
субайлар каккан, аларга пирсның металл каркасын беркеткән – бирегә 201 тонна
металл корылма урнаштырылган.
Проект концепциясе табигый ландшафтка яраклаштырып
төзелгән. 5,6 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы төп җәяүлеләр юлы су өсте
аша уза. Биредә туфраклы җиргә алып чыга торган сукмаклар да бар. Башкала халкы
өянкеләр астында агач бүрәнәләрдән эшләнгән җиһазлар куелган шундый өч «тыныч»
ноктада рәхәтләнеп ял итә алачак.
Ял киңлеге өчен шулай ук яңа яктырту системасы
әзерләнә. Биредә ут баганалары утыртылган, аларга хәзерге вакытта яктырткычлар
куела. Төп яктырту җайланмалары яр буендагы култыксаларга беркетеләчәк. Тыныч урыннар
аерым яктыртыла: алар өчен кыска терәкле яктырткычлар куела. Башкаланың
архитектура бизәлешен баетып, кайбер нокталарда агачлар махсус утлар белән
яктыртылачак.
Яр буена барлыгы 170 кече архитектура үрнәге: 156
эскәмия, 14 чүп савыты һәм алты юл күрсәткече урнаштырылачак.
Моннан тыш, Зәйни Солтан һәм Фәткуллин урамнарындагы,
Нурсолтан Назарбаев урамындагы күпердән ерак түгел баскычлар, терәк диварлар
эшләнеп беткән. Алар яр буенда төрле биеклектәге юлларны тоташтырып, түбәнге
җәяүлеләр юлына керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Күзәтү мәйданчыклары проектның тагын бер әһәмиятле өлеше булып тора. Күнче һәм
КСК урамнарында әзерлек эшләре 90%-ка үтәлгән.
«Беренче этапта башкарылган эш нәтиҗәләре буларак КСК
урамында бер күзәтү мәйданчыгы, Күнче урамында амфитеатры булган икенче бер
күзәтү мәйданчыгы эшләнә. Ул якынча биш метр биеклектә урнашкан. Һәм шул
биеклектән террасалар төшә. Монда амфитеатрда утырырга, кояш баешын күзәтергә,
матур шәһәр күренеше белән хозурланырга була», – дип аңлатты Wowhaus
архитектура бюросы вәкиле Ильяс Гыйльманов.
Тагын бер зур күзәтү мәйданчыгы Г.Камал исемендәге яңа
театр бинасы каршында урнашкан. Аннан бер үк вакытта яңа
театрны, киләчәктә Кабан күлен бизәячәк фонтанны күзәтеп булачак.
Мәйданчык өч катлы итеп эшләнә һәм якынча 1 мең 250 кешегә исәпләнә.
Кабан күле буенда Кунакчыллык үзәге
ачылачак
Күпфункцияле үзәк өчен биналарны әзерләү эше тәмамланып
килә – Кабан күле буенда Кунакчыллык үзәге ачылачак. «Без кешеләр күлгә килеп,
күпфункцияле үзәктә төрле хезмәтләр ала алсын, дип тырышабыз. Бирегә
килүчеләрнең төп өч категориясен аерып күрсәттек: күл буенда еш кына
туристларны, шәһәр халкын, йөгерүче спортчыларны очратырга була. Туристлар –
төп төркемнәрнең берсе, әмма без башкала халкын да, спорт белән шөгыльләнергә
килүчеләрне дә онытмыйбыз», – дип сөйләде Парклар дирекциясе җитәкчесе Айгөл
Латыйпова.
Туристлар өчен Шәһәр туризмы үзәген һәм экскурсияләр,
аудиогидлар сатып алу мөмкинлеге булган сувенирлар кибетен ачарга ниятлиләр.
Шәһәр кешеләре өчен каһвәханә киңлеге, күп санлы ял итү урыннары каралган.
Монда кино күрсәтү, лекцияләр, очрашулар өчен экран урнаштырылачак.
Спортчылар өчен аерым инфраструктура: чишенү бүлмәләре, шкафлар, душ бүлмәләре
әзерләнә. Хәзерге вакытта потенциаль партнерлар, шул исәптән йөгерү клублары
белән сөйләшүләр алып барыла.
Быел киңлек – 500, киләсе елга
тагын 86 агач белән баетыла: яр буен яшелләндерү хакында
Проект нигезендә территорияне яшелләндерүгә аерым
әһәмият бирелә. Бүгенге көндә әлеге киңлек өчен билгеләнгән 600 агачның 480нән
артыгы утыртылган. Дендропланга 92 меңнән артык үсемлек: 586 агач, 6,6 меңнән
артык зур һәм 12,7 мең кечкенә куак, 12,1 мең күпьеллык чәчәк, 5 мең язгы
чәчәк, 35 мең кыяклы һәм 20 меңнән артык су үсемлеге кертелгән.
«Бу башкала халкының яратып йөри торган урыны булыр
дип ышанам. Монда гаиләләре, кунаклар белән – күңел ачарга, матур күренешләрдән
тәм табып ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә киләчәкләр. Моның өчен барысы да
бар. Һәм без беренче тапкыр зур 600 агач утыртабыз. Бу су өстен бизәп тора
торган затлы муенса – без, бездән алдагылар хыялланган әйберләр. Башкала
халкына Шәһәр һәм Республика көненә шундый зур бүләк ясавы, ярдәм итүе өчен
республика рәисенә рәхмәт белдерәм», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.
Яшелләндерү программасы нигезендә
эшләр ике өлешкә бүлеп башкарыла. 92 мең үсемлекнең бер өлешен, шул исәптән
калган 86 агачны икенче этап кысаларында киләсе елда ук утыртачаклар.
Концепция декоратив һәм табигый ландшафтны берләштерә.
Иске Татар бистәсенең бер өлеше «Чәчәкле яр» итеп бизәләчәк – биредә декоратив
алмагачлар, сирень куагы, спирея һәм миләш агачлары үсәчәк. Алма агачларын инде
утыртканнар: 63 агач урынына 71 агач китерелгән. Әхтәмов урамыннан Нурсолтан
Назарбаев урамына таба «Яшел яр» концепциясе саклана: биредә тал, шомырт, очлы
яфраклы өрәңге, ак күгән куагына өстенлек бирелә.
Су үсемлекләре – проектның төп үзенчәлеге. Кайбер
урыннарда аларны белгечләр – су асты дөньясын өйрәнүчеләр утырткан. Яр буендагы
тирәнлек метр ярым булганга, су астында эшләргә туры килгән.
Беренче этапка кергән төп эшләр 15–16 августта
тәмамланырга тиеш. Шуннан соң әлеге киңлек ачыла, 30 августка кадәр эшләнеп
бетмәгән вак эшләрне тәмамларга җыеналар.
Төзекләндерү эшләре әле моның белән генә тәмамланмый. Өченче чираттагы
эшләр ике өлешкә бүлеп башкарылачак. 2027 елда 3,8 гектар мәйданлы территория –
Шиһабетдин Мәрҗани урамы буендагы өске җәяүлеләр юлы төзекләндерелә башлый.
Биредә күзәтү мәйданчыклары челтәрен үстерүне дәвам итәчәкләр, киңлек өстәмә
яшеллек белән баетылачак, Иске Татар бистәсенең тарихи төзелеше белән тыгыз
бәйләнгән җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк.
Өченче чираттагы эшләр Түбән Кабан күле буен үзгәртү белән бәйле күпьеллык
проектның соңгы зур звеносы булып тора.
Хәзерге Кабан күленең тарихы бүгенге көндә башкарыла торган төзекләндерү
чараларыннан шактый алдан башлана. 2013 елда Иске Татар бистәсен торгызу
кысаларында беренче тапкыр Мәрҗани урамындагы киңлек төзекләндерелә. 2015 елда
Кабан күлләрен үстерү концепциясе буенча халыкара бәйге уздырыла. Анда
«Эластичная лента» проекты җиңү яулый.
Беренче чиратта каралган эшләр буенча, проект Галиәсгар Камал исемендәге
театрдан «Планета Фитнес» бинасына кадәрге киңлекне төзекләндерү чараларыннан
башланып китә. Бу вакытта җәяүлеләр юлы, күзәтү мәйданчыгы эшләнә, сулыкны
чистарту корылмалары куела. Икенче этапта Һади Такташ урамыннан Нурсолтан
Назарбаев урамына кадәрге мәйдан һәм Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамының
бер өлеше төзекләндерелә. Аның буенча төп эшләр 2020 елда тәмамлана.
2024–2025 елларда Г.Камал исемендәге яңа театр бинасы урнашкан
территорияне төзекләндерәләр.