Бу атнада, 20 август көнне, Казан популяр музыка сөючеләрне җәлеп итә
торган үзәккә әйләнә: Татарстан башкаласында халыкара «Яңа дулкын» яшь
башкаручылар бәйгесе башлана. Чарада биш илдән: Россия, Әрмәнстан, Беларусь,
Казахстан һәм Кытайдан 12 артист җиңү өчен көрәшәчәк. Булачак вакыйгага әзерлек
турында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
Казан мэры мондый зур бәйгене уздыруның мәдәни вакыйга
булуы белән бергә, шәһәрнең абруен арттыра торган әһәмиятле чара икәнен
ассызыклады.
«Татарстан башкаласы янәдән бер атнага якын федераль
каналлар игътибарында булачак. Безнең өчен «Яңа дулкын» бәйгесен уздыру ‒ ул
зур җаваплылык таләп итә торган эш. Бу без барыбыз бергә хыялланган, әлеге
хыялның тормышка ашуын бик озак көткән мизгел. Казанга бу бәйгене уздыруны
ышанып тапшырган һәр кешегә, бигрәк тә маэстро Игорь Крутой командасына
рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең алар белән халыкара дәрәҗәдәге проектларны
уңышлы гамәлгә ашыру буенча күпьеллык тәҗрибәбез бар», – дип билгеләп үтте
Илсур Метшин.
Мэр мондый фестивальләрнең Казан икътисадына зур өлеш
кертүен, шәһәрне туристлык үзәге буларак таныту өчен гаять мөһим чара икәнен
әйтеп үтте. «Без туристлар агымын арттырырга омтылабыз һәм мондый зур
вакыйгалар бу очракта төп роль уйный», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Быел Татарстан егете Игнат Изотовка аерым игътибар
бирелә. «Фестиваль безнең яшьләрне музыка белән шөгыльләнергә, үз талантларын
ачарга ярдәм итә. Игнатны яхшы хәтерлибез: үзенең иҗади юлын Иске Кощаковода
башлап җибәрде, күп кенә балалар һәм яшүсмерләр фестивальләрендә катнашты.
Талантлы егет үсеп җитте, гаилә башлыгы булды. Әлеге фестиваль мондый
мәйданчыкларның гади гаиләләрдән чыккан кешеләргә үзләрен камилләштерү юлында
аларга мөмкинлек бирү үрнәге», – дип фикерләре белән уртаклашты мэр һәм барлык
катнашучыларга уңышлар
теләде.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада шәһәр башлыгы бәйгедә
катнашучылар белән очрашты, аларның
чыгышларын тыңлады. Шулай ук «Ак Барс Арена» янындагы концерт залының әзерлеген
бәяләде.
Узган җәйдә Казанда беренче тапкыр халыкара «Яңа
дулкын» яшь башкаручылар бәйгесе уздырылды. 22 августтан 24 августка кадәр
артистлар җиңү һәм музыка индустриясендә үзләрен таныту мөмкинлеге өчен
көрәште. Alex Lim (Александр Лим) төп бүләккә ия булды.
«Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап
талантлы яшь башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы
өлкәсендә халыкара мәдәни тәҗрибә уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм
башкаручыларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен
Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда
– федераль «Сириус» территориясендә үткәрелгән. Бәйгене Татарстан башкаласында
уздыру тәкъдиме беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында
яңгыраган.