2018 елда Россия Федерациясе
президентының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы максатларны һәм бурычларны билгеләү турындагы указына имза куелганнан соң алты
ел эчендә Казанга 76 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Дистәләгән
социаль объект төзелгән, күпсанлы юл һәм коммуналь инфраструктура объектлары
төзекләндерелгән, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, спорт һәм мәдәният
учреждениеләрендә матди-техник база яңартылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр
итте.
«Шактый зур саннар – алты ел эчендә 76 миллиард сум. Бу Казан үсеше өчен
бик яхшы чыганак булды. Федераль бюджет инвестицияләре, республика һәм җирле
бюджетларны уртак финанслау нәтиҗәсендә без йөзләгән объектны яңадан төзи,
булганнарын капиталь төзекләндерә алдык. Алты ел эчендә 26 балалар бакчасы, 15
мәктәп, биш өстәмә корпус – бу инфраструктураны бик көчле яңарту чаралары.
Барысы да илкүләм проектлар ярдәмендә. Вознесение тракты, Горький шоссесы
дублеры төзелеше шәһәрдә юл вәзгыятен яхшыртырга, шәһәр эчендә уңайлы хәрәкәт
итү мөмкинлеге бирде. Яңа трассалар янәшәсендә Казан күзгә күренеп үсә, яңа
микрорайоннар, парклар һәм скверлар, мәктәпләр төзелә. Чокырланган, таушалган
130 чакрым юл төзекләндерелде», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Мэр әле берничә дистә ел элек кенә шәһәр инфраструктурасын финанслау күләменең
шактый аз булуын билгеләп үтте. Ул вакытта, мэр сүзләренчә, хакимият юлларны
яңарту, төзелеш эшенә миллиард сум юнәлтү мөмкинлеге турында бары тик хыяллана
гына алган.
«Безгә дистә ел элек миллиард сум акчалар бүлеп бирелә башлады. Аның 5–6
миллиардын юл өслеген яңартуга тотарбыз, дип өметләндек. Икеләнеп кенә яңа
төзелеш турында хыялландык. Безнең шәһәребезне үзгәртү – аны уңайлы итү,
төзекләндерү мөмкинлеген булдырган илебез президенты Владимир Владимирович
Путинга, федераль хөкүмәттәге хезмәттәшләребезгә, республика рәисе Рөстәм
Нургали улы Миңнехановка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әлбәттә, әлеге чаралар
Казан, Татарстандагы шәһәр һәм районнар белән генә чикләнми – үзгәрешләрне ил
буенча күзәтергә була. Без күршеләребез, хезмәттәшләребез өчен сөенәбез. Һәм
бергәләп илебез белән горурланабыз», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.
Илдар Шакиров тулырак мәгълүматлар китерде. 2018 елдан Казанда 11 меңгә
якын бала өчен яңа 26 балалар бакчасы, 19,3 мең урынга исәпләнгән 5 мәктәп, 5
меңнән артык урынга биш өстәмә мәктәп корпусы төзелгән.
100 урынга каралган Балалар онкологиясе үзәге, Салават күперендә
күппрофильле поликлиника, Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар шәһәр
поликлиникасы филиалы сафка бастырылган. 5 поликлиникага капиталь төзекләндерү
эшләре башкарылган, 12 гериатрия үзәге ачылган, медицина оешмаларының
матди-техник базасы камилләштерелгән.
Шәһәрнең спорт мәктәпләре шулай ук спорт җиһазлары, экипировкалар белән
тулыландырылган.
Мәдәният объектларының 85%-ы тиешле хәлгә китерелгән.
Вознесение тракты, шулай ук 4,7 чакрым озынлыктагы Горький шоссесы дублеры
төзелеше тәмамланган.
Чокырланган, таушалган 130 чакрым озынлыктагы 110 юл участогы
төзекләндерелгән.
Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре
тәмамланган, Самосырово полигонын рекультивацияләү башкарылган.
Төзекләндерү чаралары 23 паркта һәм скверда үткәрелгән.
Казанның автотранспорт паркы газ-мотор ягулыгында эшли торган 127 яңа
«НефАЗ» маркалы автобус белән тулыланган.
Эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылган, социаль түләүләр
бирелгән, укулар оештырылган.
«Хәзерге вакытта илкүләм проектлар икътисадның өстенлекле тармакларын
үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча төп коралларның берсе
статусын саклап кала», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм беренче дүрт юнәлеш – «Сәламәтлек», «Россия
гражданнарына – кулай һәм уңайлы торак», «Мәгариф» һәм «Агросәнәгать комплексын
үстерү» проектлары – Россия Федерациясе президенты Владимир Путин указы
нигезендә 2006 елдан башлап гамәлгә ашырыла башлады. Бераз соңрак аларга илнең
социаль-икътисади тормышына кагылышлы башка илкүләм проектлар өстәлде.