И.Метшин: «Безнең полигон бөтен республика чүбен җыю өчен төзелмәде»
Марат Мөгыйнов
Көн саен Казанда 1800 тонна калдык барлыкка килә һәм алар бүгенге көндә бердәнбер эшләп килүче «Көнчыгыш» полигонына озатыла. Әмма объектның чүп кабул итү мөмкинлеге тиз арада бетә бара: биредә чүп-чарны башкаладан гына түгел, Татарстанның якындагы районнарыннан да җыялар. Мондый зур йөкләнеш туса, полигонның 2024 елда файдалануга тапшырылган икенче эшлекле мәйданы 1,5 ел да үтмәстән тулачак. Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәре думасының IX сессиясендә башка муниципаль берәмлекләрдә үз калдыкларын урнаштыру объектларын төзүне тизләтергә чакырды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый куркыныч халәт республиканың башкалага якын районнарында чүп полигоннары үз вакытында төзелмәү сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә, бөтен авырлык Казан полигонына төшкән. Илсур Метшин Көнбатыш зонасында яңа полигонны проектлаштыру һәм төзү эшләрен тизләтү максатыннан, Татарстан Төзелеш министрлыгы һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясенең төбәк операторы катнашында күчмә утырыш уздырырга өндәде. «Безнең полигон бөтен республика чүбен җыю өчен төзелмәде. Көнбатыш зонасында полигон төзелешен тизләтүегезне сорыйм. Республикабыз рәисе дә шундый бурыч куйган иде», – дип йомгаклады мэр.
Бу теманы дәвам итеп, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин полигоннарга төшкән йөкләнешне киметү чаралары турында хисап тотты. Шәһәр калдыклар белән эшләү өлкәсендәге эшмәкәрләргә даими ярдәм итә: эшмәкәрләрне гадиләштерелгән схема буенча икенчел чимал кабул итү пунктлары, шулай ук куркыныч һәм төзелеш калдыкларын җыю мәйданчыклары булдыру өчен җир участоклары белән тәэмин итә. Бүгенге көндә Казанда 25 икенчел чимал кабул итү пункты һәм калдыклар җыю мәйданчыгы эшли, ишегалларында тукыма һәм кулланылышта булган кием-салым җыю өчен махсус әрҗәләр урнаштырыла. Шәһәрдәге чүп контейнеры мәйданчыкларының якынча 80 проценты яңадан эшкәртелә торган калдыкларны аерым җыю өчен «сары челтәрләр» белән җиһазландырылган.