Казанда су белән тәэмин итү челтәрләре
74%-ка тузган дип санала. Әлеге мәсьәләне өлешчә хәл итү өчен федераль һәм
республика программалары ярдәмендә быел инженерлык челтәрләрен төзекләндерү
эшенә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының IX сессиясендә
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Тармактагы вәзгыять әлегә киеренке кала: шәһәрдә су белән тәэмин итү һәм
агынты сулар челтәре, корылмалары 74%-ка, җылылык челтәрләре уртача 52%-ка
тузган.
Казан мэры Илсур Метшин 25 елдан артык тулы көченә эшләгән ярты җылылык
трассасының инде тузган булуын җиткерде.
«Без хәл итәсе мәсьәләләр бар, аларны яхшы беләбез һәм җайга салу
эшен дәвам итәбез. Коммуналь инфраструктура челтәрләренең тузуы аеруча күңелне
борчый. Җылылык трассаларының яртысы сафтан чыккан дисәк була, алар 25 елдан
артык тулы көченә эшләгән. Су белән тәэмин итү, агынты сулар челтәре буенча
хәлләр тагы да мөшкелрәк, алар 70%-тан артык тузган», – дип билгеләп үтте Казан
мэры Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин программаларда катнашу нәтиҗәсендә сафтан чыгу
күренешен «тоткарлап торырга» мөмкин булуын, аның 2023 ел дәрәҗәсендә
саклануын, әмма моның гына җитәрлек булмавын хәбәр итте. Ул шулай ук
депутатларга, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалыгы министрына Казандагы коммуналь предприятиеләрнең бюджет
программаларында катнашу өчен бирелгән гаризаларын хуплауларын сорап мөрәҗәгать
итте. Аның сүзләренчә, чараларның вакытында гамәлгә ашырыла башлавы мөһим:
быел, программаны соңга калып раслаулары нәтиҗәсендә сату-алу чаралары июньдә
генә игълан ителгән. Алга таба аларны март–апрель айларында үткәрергә тәкъдим
ителде.
Инфраструктураның тузу мәсьәләсе агымдагы челтәрләрнең ышанычлылыгын
киметү белән бергә, шәһәрнең үсеш перспективаларына да зыян сала. Татарстанның
төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин
коммуналь тайпылышларның кайбер территорияләр үсешенә киртә булуын раслады.
Быел Казанда яңарту программалары ярдәмендә гомуми бәясе 66 миллиард сумга
якын 473 проект гамәлгә ашырыла – бу республиканың муниципаль берәмлекләре
арасында иң зур күрсәткеч. 2026 елга Татарстан буенча барлыгы 3,9 мең объектта
эшләр каралган, әлеге максатлар өчен 173 миллиард сумнан артык акча бүлеп
бирелгән. Көчләрнең кимүе сизелә: Гадел Кутуй һәм Родина урамнары тирәсендә
җылылык энергиясе резервлары бетеп килә. Әлеге зоналарны 5 номерлы
җылыүткәргечнең беренче комплексын төзүдән башка үстереп булмый.
Казан агломерациясенең яңа киңлекләрен үзләштерү эшендә дә шундый ук
бурычларны хәл итәргә кирәклеге аңлашыла. Башкала халкына әһәмиятле булган
инфраструктура булдыру өчен 40 миллиард сумга якын акча җәлеп ителгән. Мәсәлән,
Киров районындагы 32 нче хәрби шәһәрчек һәм «Экорайон» торак массивы
территориясендә 2026 елда 1,86 миллиард сумга үзәк су белән тәэмин итү, 3,47
миллиард сумга магистраль канализация төзелә. Әлеге челтәрләр ярдәмендә
киләчәктә биредә 2 миллион квадрат метр тирәсе торак төзергә мөмкин булачак.
Агынты сулар системасына да капитал кирәклеге үзен нык сиздерә. Казанда
федераль «Иделне кайгыртып» проекты кысаларында 7,5 миллиард сумга чистарту
корылмалары, канализацияләр яңартылган. Әмма шәһәрдә халык саны арткан саен
система зур йөкләнеш белән эшли: 2030 елга челтәрләр аша уза торган агынты суларның
күләме сәгатенә 12,5 меңнән 20 мең кубометрга җитәргә мөмкин. Бу мәсьәләне хәл
итү өчен гомуми озынлыгы 27 чакрымнан артык булган яңа коллекторлар төзү өчен
документлар эшләнгән. Аларның якынча бәясе 28 миллиард сумнан артып китә.
Яңартылырга тиешле объектлар арасында Идел су алу җайланмасы да бар, ул
70%-ка тузган дип бәяләнә. Айзатуллин сүзләренчә, миллионнан артык халкы булган
шәһәр өчен бу инфраструктура куркынычы тудыра.
Нәтиҗәләр ясап, мэр коммуналь инфраструктураның шәһәр
халкының көндәлек тормышында төп роль уйнавын, аның торышы исә
халыкның уңайлылыгына һәм куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясавын
билгеләп үтте.
«Коммуналь инфраструктура – бүгенге көндә ул торбалар һәм чыбыклар гына
түгел. Ул безнең башкала халкының көндәлек тормышын булдыручы нигез.
Казанлыларның кәефе, куркынычсызлыгы челтәрләрнең, торак-коммуналь хуҗалыгының
ничек эшләвенә, батареяларны ничек ягуга, ишегалларының ничек җыештырылуына
бәйле. Шуңа күрә торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту эше безнең өчен хисапта аерым
бер пункт кына түгел, бу казанлыларның көндәлек тормыш сыйфатын яхшыртуга,
социаль гармониягә, хакимияткә ышаныч тудыруга гаять әһәмитяле кертем», – дип
сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.