Казанда яшь педагогларга грант ярдәме
күрсәтү программасы киңәйтелә: анда ел саен 50дән 100гә кадәр кеше катнаша
алачак. Бүген бу хакта 95 нче лицейда узган мәгариф хезмәткәрләренең август
киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Ярдәм чарасы шәһәр башлыгы карары белән 30 мең сумнан 100 мең сумга
арттырылган. Акчалар һөнәри үсеш – уку, квалификация күтәрү, методик әдәбият
һәм әсбаплар алу өчен каралган.
«Казанда инде берничә ел рәттән яшь укытучыларга грант ярдәме күрсәтелә.
Безнең тарафтан әлеге тәҗрибәдә катнашучылар санын арттыру карары кабул ителде.
Мондый ярдәм ел саен 100 яшь белгечкә, шул исәптән тәрбиячеләргә һәм өстәмә
белем бирү педагогларына күрсәтеләчәк. Безнең өчен грантның бер тапкыр гына
түләнә торган чара булмавы, ә бәлки яшь хезмәттәшләребезнең һөнәри үсеш юлында
аерым бер әһәмиятле гамәл булуы мөһим», – дип фикерләре белән уртаклашты
Казан мэры Илсур Метшин.
Төп яңалык: моңа кадәр программада мәктәпләрдә эшләүче 30 яшькә кадәрге
һәм уку йортында бер елдан артык эш стажы булган яшь укытучылар гына катнашкан
булса, хәзер аңа тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары да кертелә.
Шәһәр мэры бер ел эчендә Казанның мәгариф системасына 1301 яшь педагогның
эшкә килүе турында хәбәр итте. Бу тармактан китүчеләр саныннан (686 кеше эштән
киткән) ике тапкырга диярлек күбрәк күрсәткеч.
«Кешене эшкә алу гына җитми – аңа хезмәттәшләре арасында үз урынын
табарга, остаз билгеләргә, беренче елларда ярдәм итәргә, аның көчле якларын
күреп, үсү өчен шартлар булдырырга кирәк. Яшь педагоглар – алар безнең мәгариф
системасының киләчәге бит», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Грантка гаризалар сентябрь аенда кабул ителә башлый.