Шәһәрнең педагогик бергәлекләре өчен
булдырыла торган яңа штаб-фатир укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу
мәйданчыгы, шулай ук укытучыларның ял итү, фикер алышу киңлеге булачак. Эш төп
дүрт юнәлеш: Лидерлык үзәге, укытучылык остаханәсе, R&D үзәге, HR үзәге
буенча алып барылачак.
Лидерлык үзәге ул мәгариф оешмаларын әйдәп баручы җитәкчеләрне үстерү
мәйданчыгы булып тора. Үзәк мәгариф учреждениеләре директорларына остазлар
ярдәме һәм тупланган тәҗрибәләр аша идарә итү буенча заманча алымнарны
үзләштерергә, тотрыклы идарә итү гадәтләрен булдырырга ярдәм итү максатын күздә
тотып эшләячәк.
Педагогика юнәлешен сайлаган студентлар һәм әлеге һөнәрне сайлау алдында
торган өлкән сыйныф укучылары өчен укытучылык һөнәрен кызыклы, абруйлы итү
укытучылык остаханәсенең төп бурычы итеп куела.
Педагогика өлкәсендә тикшеренүләр үзәге Мәгариф идарәсе һәм Казан федераль
университетының Педагогика һәм психология институты белән бергә эшләячәк. Аның
төп бурычы – заманча белем бирү технологияләрен кертү һәм аларның нәтиҗәлелеген
бәяләү, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне туплау, аларны масштаблы модельләргә
күчерү; укытучылар әзерләүче университетларны шәһәр мәгариф системасының
бүгенге көн бурычларын хәл итүгә җәлеп итү.
HR үзәккә Казанның укытучылар бергәлеген тотрыклы яңартуны, һөнәрнең
абруен күтәрүне һәм шәһәр мәгариф системасының уңай имиджын булдыруны тәэмин
итә торган педагогик кадрларын җәлеп итү, аларга ярдәм итүнең һәм үстерүнең
заманча системасын булдыру бурычы йөкләнә.
«Шунысын ассызыклап әйтәсем килә: әлеге Йортның ишекләре һәрберегез –
укытучылар, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү
педагоглары, педагогика өлкәсендәге хезмәт ветераннары өчен ачык. Без сезнең
хезмәтегезнең асылына, зурлыгына туры килә торган киңлек булдырырга теләдек:
аны заманча, затлы, уку, һөнәри аралашу, иҗат һәм ял итү мәйданчыгы итәргә
тырыштык», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин мәгариф
хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә җыелган педагогларга.
Подлужная урамында урнашкан авария хәлендәге мәдәни мирас объектын торгызу
эшләре 2024 елның көзендә башланган.
Казанның хәзерге Мәгариф хезмәткәрләре йорты Бауман урамы, 62/9 адресы
буенча урнашкан бинаның икенче катында. Аның мәйданы бүгенге көндә заманча
таләпләргә туры килми: соңгы өч елда чаралар саны 5 тапкырга диярлек арткан
(елына 30 дан 150 гә кадәр), катнашучылар саны 9 меңгә җиткән.
Гомуми мәйданы 950 квадрат метр булган ике катлы төзекләндерелгән бинада
киңәшмәләр залын, төрле юнәлешләр өчен файдаланып була торган актлар залын,
укытучылар өчен иҗади лабораторияләрне, студияләрне һәм төрле эш зоналарын
күреп була. Яңа бинаны заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итүгә аерым
игътибар бирелгән. Бина профессиональ интерактив панельләр, LED-экраннар,
заманча тавыш, яктылык һәм киңәшмәләр вакытында кулланыла торган видеоэлемтә
системалары белән җиһазландырылган.
«Казан инде күптәннән мәдәният, спорт өлкәсендә, иҗтимагый тормышта зур
вакыйгалар мәйданчыгына әйләнде. Мәгариф юнәлеше боларга торган саен ышанычлы
адымнар белән кушыла бара. Безнең педагоглар башкалабызда Югары икътисад
мәктәбе, Саклык банкының әйдәп баручы экспертлары, танылган галимнәр,
педагоглар һәм мәгърифәтчеләр белән очраша – укытучыларыбызга тәҗрибә туплау
өчен меңнәрчә чакрым ара узып йөрергә кирәкми дә», – диде мэр.