Казан Мэры коену сезонын куркынычсыз итү һәм пляжларны күрсәтелгән вакытка ачу бурычын йөкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). 29-нчы майдан Казанда коену сезоны ачыла. Бу җәйдә шәһәр халкы өчен биш муниципаль пляж һәм ике яр буе урыны әзерләнә. Коену сезонына әзерлек эшләре барышы белән бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Башкарма комитетының Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов таныштырды.
Казан Мэры карары нигезендә узган ел шәһәр пляжларында коткару постлары саны арткан иде. Шунлыктан ФИНА дөнья чемпионаты якынлашкан көннәрдә коену сезоны көчәйтелгән куркынычсыз режимда эшли башлый. “Шәһәр халкы өчен биш муниципаль пляж - “Локомотив”, “Нижнее Заречье”, “Тирән күл”, “Изумрудное”, “Комсомольский” ачылачак. Аккош күле буенда, Җиңү паркы тирәсендә шәһәрлеләр күңел ачу өчен ял урыннары әзерләнә. Су коену урыннарында көн саен 3-5 коткаручы һәм 1 медицина хезмәткәре сакта торачак. Аларның эш тәртибе сәгать 9.00-21.00 кадәр. Пляжларның һәрберсендә дә көймәләр, коткару җайланмалары һәм медикаментлар булачак”, - дип сөйләде идарә җитәкчесе.
Бүгенге көндә пляжларда һәм яр буе тирәләрендә коену сезонына әзерлек эшләре алып барыла. Ял урыннары техник яктан тикшерелә һәм пляжларны файдалануга тапшырырга рөхсәт алу өчен документлар рәсмиләштерелә. 17-нче майга кадәр Гражданлык яклавы идарәсе пляжларны су астына чумып тикшерү һәм чистарту эшләрен тәмамларга уйлый. Пляжларда тәртип, яңа мәгълүмати стендлар урнаштырылачак, ә “кыргый” пляжларда су коенырга ярамаганлыгын кисәтә торган аншлаглар куелачак. Коткаручылар өчен каралган сак урыннарын, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү урыннарын, эскәмияләрне, чүп ташлау урыннарын, бәдрәфләрне, чишенеп киенү өчен каралган урыннарны, су эчү өчен каралган фонтанчыкларны әле төзекләндерергә кирәк.
Март аеннан шәһәрнең уку йортларында белем алучы студентлар арасыннан коткаручы булып эшләү өчен кандидатлар сайлау башланды. Аларның барысы да бер сезон өчен урнаша һәм медицина тикшеренүе узалар. “Май аенда кандидатлар укуларын тәмамлыйлар. Нормативларны уңышлы тапшыра алганнарга су объектларында коткару эшләре алып бару өчен рөхсәт кәгазе биреләчәк. Узган җәйдә 6 ял итүчегә ярдәм күрсәтелгән. Коену сезоны дәвамында Идел, Казансу һәм яр буе территорияләрендә сәгать 18.00 соң тикшерү эшләре дәвам итәчәк”, - диде Фердинанд Тимерханов.
Җәй дәвамында пляжларда төрле төрдәге куркынычсызлык акцияләре үтәчәк. Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә сәламәтләндерү лагерьләрендә инструктажлар үткәрү каралган.
Казан Мэры Илсур Метшин узган коену сезонының гадәти генә узып китүен әйтеп үтте. Ләкин шулай да, суда куркынычсызлыкның иң җитди әйбер икәнен онытмаска кирәклеген ассызыклады. “Узган коену сезоны тыныч кына үтеп китте. Суда батып үлүчеләр саны ике тапкырга кимеде. Муниципаль пляжларда бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Әти-әниләр балаларын коенырга чыгарып җибәргәндә, бу турыда белергә тиешләр. Муниципаль пляжларда тәртип урнаштырылган һәм аларда куркынычсыз”,- диде Мэр һәм Тышкы төзекләндерү комитетына шушы көннәрдә әзерлек эшләрен тәмамлап, пляжларны күрсәтелгән вакытка ачу бурычын йөкләде.