(Казан
шәһәре
KZN.RU, 28-нче
ноябрь,
Алсу Сафина). Казан Конфедерацияләр
кубогы белән беррәттән, 2018 елда үтәчәк
футбол буенча дөнья чемпионатына әзер.
Казан
Мэры
Илсур
Метшин фикеренчә,
бу
турыда узган атнада Татарстан башкаласына
2017 елда Россиядә үтәчәк футбол турнирына
җирәбә салу чарасында катнашу өчен
килгән кунаклар җиткергән.
«Дөнья
күләмендәге чара, вакыйгалар бөтен
дөньяга трансляцияләнә.
Футбол дөньясында моннан да күбрәк
VIP-кунакларны
башка җирдә табып булмас иде», - дип
фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы
җирәбә салу чарасы турында.
Ул
хакимиятнең федераль органнарындагы
вәкилләргә, ТР Президенты Аппаратына,
ТР Хөкүмәтенә, шулай ук Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре
җитәкчеләренә 26-нчы ноябрь көнне әлеге
мөһим чараны үткәрүгә ярдәм итүләре
өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Казан
Мэры
җирәбә салу чарасын оештыруда Россия
Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий
Мутконың
өлеше зур булуын ассызыклап үтте. «Җитди
эш башкарылды. FIFA
чараларының
катгый беркетмәләре.
Кагыйдәләр
футболның үзен үткәрүгә караганда да
кырысрак. Шуңа да карамастан, без эшне
яхшы итеп башкара алдык, FIFA
президенты
Джанни Инфантино һәм
аның хезмәттәшләре тарафыннан безгә
югары бәя бирелде»,
- диде
Илсур
Метшин.
Казан
Мэры
җирәбә салуның нәтиҗәләре бик кызыклы
булуын билгеләп үтте. Ул ачылыш матчында
Россия җыелмасының Яңа Зеландия җыелмасы
белән уйнаячагын искә төшереп үтте.
Командалар Санкт-Петербургта
очрашачаклар. «Без бик бәхетле, Казанда
хәзерге Европа чемпионы Португалия
җыелмасы
чыгыш ясаячак. Ул Мексика җыелмасы белән
очраша. Бу җанатарлар белән бергә,
футболдан шактый ерак булган кешеләр
өчен дә зур бүләк,
- диде
Илсур
Метшин. – Мондый
бәйрәмнәрне күрү өчен океан
аша
очалар,
аларны
күрми калырга ярамый. Билетлар сатып
алырга һәм матчларны карарга киңәш
итәм».
«Бер
мәйданчыкта барлык континент
чемпионнарын
күрү
– әйтеп
бетергесез бәягә ия,
- дип
өстәде шәһәр башлыгы.
- Безнең
өчен бу халкыбыз, гореф-гадәтләребез,
мәдәниятебез турында сөйләү, төзекләндерү,
куркынычсызлык буенча яңа дәрәҗәләргә
ирешү мөмкинлекләре.
Болар
барысы да Казан халкына һәм башкала
кунакларына калачак».
Мэрны
кунакларның, шул исәптән FIFA
президенты
Джанни
Инфантиноның
шәһәрне күреп таң калулары гаҗәпләндергән.
«Шәһәребез
һәм республикабыз йөзен таныту,
туристларны җәлеп итү өчен бик күп эшләр
башкарабыз. Туристлар саны буенча да
үсәбез кебек тоела – шәһәребезгә килеп
киткән туристлар саны 2 миллионнан артып
китте. Ләкин шуңа да карамастан, күпләр
өчен Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан
кала башка җирдә тормыш юк сыман,
- диде
Илсур
Метшин. - Алар
безнең бай тарихыбыз һәм мәдәниятебез
турында ишетеп, куәтле сәнәгать
потенциалларын,
белемле
кешеләребезне, университетны, спорт
инфраструктураларын күреп, безнең
кунакчыллыгыбыздан таң калдылар».
Казан
һәм
Татарстанны
чит илләргә таныту өчен тагын да активрак
эшләргә кирәк дип саный шәһәр башлыгы.
«Россиядә
цивилизацияле мегаполислар барлыгы
чит ил халкын гаҗәпкә калдыра. Бу алар
өчен дөньяның сигезенче могҗизасын
ачуга тиң. Бу үзенә күрә зур ачыш»,
- диде
Илсур
Метшин.
«Иң
куанычлысы шунда, Казан
республика
һәм ил белән бергә шушындый дәрәҗәләргә
иреште. Спорт өлкәсендә дөнья чемпионатыннан
да зуррак вакыйга була алмый. Әле бу
спорт белән бергә – телеэкраннар аша
бик күп тамашачыларны яулап алуның иң
яхшы ысулы», -
дип
ассызыклады Мэр.
Аның
сүзләренчә, футбол буенча Конфедерацияләр
кубогы һәм дөнья чемпионаты тиешле
дәрәҗәдә үтсен өчен, Универсиада һәм
спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатына әзерләнгән кебек, оештыру
эшләрен бик җаваплы итеп башкарырга
кирәк.