(Казан
шәһәре
KZN.RU, 28-нче
ноябрь,
Михаил Ченцов). Казанда
кышкы чорда 81 спорт чарасы үткәреләчәк.
Алар арасында - яшь хоккейчыларның
«Алтын алка» ярышлары, традицион
чаңгы марафоны, кышкы триатлон
буенча ярышлар һәм Россия
күләмендә уздырыла торган массакүләм
«Россия чаңгы юллары» ярышы. Бу турыда
бүген Казан Башкарма комитетында үткән
аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе
Светлана Вострикова
сөйләде.
С.Вострикова
сүзләренчә, бу елда казанлыларны спорт
чараларына бай булган кыш айлары
көтә. Татарстан Республикасы
башкаласында гыйнвардан алып февральгә
кадәр яшь хоккейчылар арасында «Алтын
алка» клубы призына Бөтенроссия
ярышларының шәһәр этабы үтә. Чарада 10
яшьтән алып 15 яшькә кадәр – өч яшь
категориясендәге спортчылар катнашачак.
Моннан
тыш, чаңгы спортын яратучылар өчен
февраль аенда берьюлы берничә зур
вакыйга үткәреләчәк. 4-нче
февральдә Казанда
традицион чаңгы марафоны
оештырыла. 50 еллык тарихы
булган әлеге чара Россиянең иң зур чаңгы
марафоннары сериясенә кертелеп, бу ел
беренче тапкыр халыкара статуста үтә.
11-нче
февраль көнне
башкалада Россия күләмендә
уздырыла торган массакүләм «Россия
чаңгы юллары» ярышы оештырыла.
С.Вострикова сүзләренчә,
әлеге чарада ел саен 20 мең
тирәсе казанлы катнаша. «Бу
елда шәһәр халкына уңайлы булсын өчен
спорт бәйрәме Казанның һәр районында
үткәреләчәк. «Россиянең чаңгы юллары»
өчен төп мәйданчык итеп «Локомотив»
стадионы билгеләнгән, -
диде ул.
«Хәзерге
вакытта әлеге стадионны үзгәртәләр,
киләчәктә ул Юдино, «Салават күпере»
бистәләрендә һәм якындагы
башка торак массивларда яшәүче халык
өчен төп спорт мәйданчыгы булачак»,
- дип билгеләп үтте Физик
тәрбия һәм спорт комитеты рәисе.
Казан
Мэры
Илсур Метшин шәһәрдә
ел саен спорт
инфраструктурасы
артып торуын билгеләп үтте.
«Әлбәттә,
без зур түземсезлек белән Горки-Әмәт
урманы ачылуын
көтәбез. Халык күп урнашкан районда
әлеге чаңгы трассасының
ачылуы
һәм
яхшы
транспорт
инфраструктурасы
ярдәмендә бирегә барлык Казан халкы
килеп, рәхәтләнеп паркта шуа алачак»,
- дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр
башлыгы.
И.Метшин
сүзләренчә, Казанда
яшәүче халыкның күбесе диванда
ятуга караганда саф һавада ял итүне
кулайрак күрә. «Хәтта
FIFA чарасында да Казанның
спорт башкаласы, сәламәт яшәү рәвешен
алып бара, спорт белән шөгыльләнә торган
халык саны буенча Россиядә иң зур
күрсәткечләргә ия шәһәр булуын билгеләп
үттеләр. Бу – бик мөһим», - дип
сүзен тәмамлады ТР башкаласы Мэры.