(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген XV
сессиядә Казан шәһәр думасы депутатлары 2016 елга бюджетны үтәү турында хисап расладылар.
Шул рәвешле, Казанның 2016 елга бюджеты: керемнә - 22 млрд. 405 млн. 731 мең сум
суммасында, чыгымнар – 21 млрд. 824 млн. 633 мең сум суммасында, керемнәрнең
чыгымнардан артуы (Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең профциты) 581,1 млн сум
суммасында расланды.
“2016 ел шактый авыр булыр дип көтелгән иде. Тотрыклы
булмаган икътисади ситуациядә Башкарма комитет тарафыннан шәһәр бюджетына
керемнәр тулысы белән керүне тәэмин итсен өчен барлык мөмкин чаралар да кабул
ителде. Даими план үлчәмле эш нәтиҗәсендә керемнәр кертелүнең стабиль
динамикасы шәһәр бюджетына гына түгел, ә югары тора торган бюджетларга да тәэмин
ителде”, - диде Финанслар идарә башлыгы Радик Шәфигуллин.
Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елда шәһәр территориясендә 135,5 млрд. салым кереме җыелган. Бер ел эчендә салым керемнәре үсеше 18 млрд. сум тәшкил
иткән, шулардан 11 млрд. - өстәмә бәя салымы, 3 млрд. – акциз төрләре һәм 4 млрд. сум – керем салымы тәшкил итә. Әлеге түләүләр барсы да югары тора торган
бюджетларга кертелә.
Р.Шәфигуллин искәртеп киткәнчә, 2016 елның бюджеты 19 млрд. 316 млн сум күләмендә балансланган керемнәр белән чыгымнар буенча расланган.
Керемнәр буенча бюджет үтәлүе – 22 млрд. 406 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 60% - шәһәрнең үз керемнәре (салым һәм салым
булмаган), 40% - югары тора торган бюджетлардан түләүсез күчерүләр. Кабул
ителгән һәм үтәлгән бюджет арасында аерма 3 млрд. 90 млн. сум тәшкил иткән, шул
исәптән 644 млн. сум – шәһәрнең үз керемнәре, 2 млрд. 446 млн. сум – финанс ярдәм.
Р.Шәфигуллин физик затлар керемнәре салымыннан кертемнәр 4
млрд. 40 млн. сум тәшкил иткәнен сөйләде. Миллионлык шәһәрләр арасында Казан
әлеге салым буенча иң югары үсеш темпына ия – 2015 елга 110,6.
Хезмәт хакы арту белән бәйле рәвештә физик затлар кеременә
кертемнәр былтыр арткан булса, җир налогы кертемнәре төшкән, дип хәбәр итте
Финанслар белән идарә итү башлыгы. Депутат Булат Кутдусовның әлеге мәсьәләнең
сәбәбе нәрсәдә икәне сорауына җавап биргәндә, Р.Шәфигуллин - бу җир
участокларының кадастр бәяләрен дәгъвалау практикасы белән бәйле, - дип хәбәр
итте. “Бары тик 2016 ел өчен суд буенча югалтулар якынча 60 млн. сум тәшкил
иткән”, - диде ул һәм әлеге тенденция башка шәһәрләрдә дә күзәтелүен билгеләде.
“13 миллионлык шәһәрләр арасында 2016 елга җир салымы күләме
төшүе 2015 ел белән чагыштырып караганда 9 шәһәрдә күзәтелә”, - дип билгеләде
Р.Шәфигуллин.
Җыелма керемгә салым күләме 1 млрд. 913 млн. сум тәшкил иткән.
2015 ел белән чагыштырганда кертемнәр 8% яки 136 млн. сумга арткан.
Салымлы булмаган керемнәр мәсьәләсенә килгәндә, Финанслар
идарәсе башлыгы сүзе буенча, соңгы елларда аларны кертү тенденциясенең кимүе
күзәтелә. “Салымлы булмаган керемнәрнең күпчелеге муниципаль милекне куллану
һәм сату исәбенә формалаша.Соңгы биш ел дәвамында салымлы булмаган керемнәр
өлеше муниципаль берәмлек бюджетының үз керемнәрендә 2012 елның 27 процентыннан
22% процентка төште”, - дип хәбәр итте ул.
Югары тора торган бюджетлардан түләүсез кертемнәр күләме былтыр
9 млрд. 61 млн. сум тәшкил иткән.
2016 елга Казан бюджетының чыгымнар күләме 21 млрд. 825 млн. сум тәшкил иткән, шуларның якынча 60% - белем бирүгә, 11% - төзекләндерү
эшләренә, 10% - гомуми дәүләт чыгымнарына, 7% - торак хуҗалыгына тотылган.
Радик Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, белем бирүгә 12 млрд. 376 млн. сум тотылган. Шулай ук, ул Казан шәһәрендә 68 мең бала йөри торган 324 балалар
бакчасы, 112 мең бала укый торган 167 мәктәп һәм 100 мең бала укый торган 106
өстәмә белем бирү учреждениеләре барлыгы турында хәбәр итте. Белем бирүгә
бюджетның чыгымнар структурасында чараларның 78 % - хезмәт хакына, 8% -
коммуналь түләүләргә, 4 % - салымнар түләүгә, 3% - туклану чыгымнарына туры
килә. “Соңгы 10 ел дәвамында әлеге максатларга күчерелгән чаралар күләменең монсы
иң зурысы”, - дип өстәде Р.Шәфигуллин.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә чыгымнар 441 млн. сум тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта Казанда 57 яшүсмерләр клубын, 12 сәламәтләндерү легерен
берләштерә торган 5 яшьләр сәясәте учреждениесе эшчәнлек алып бара. Шул
рәвешле, әлеге учреждениеләрне тәэмин итүгә 236 млн сум, ә балалар өчен ял
оештыруга - 184 млн. сум акча тотылган.
Төзекләндерү эшенә чыгымнар - 2 млрд. 359 млн. сум тәшкил
иткән, шуларның 1 млрд. 418 млн. сумы юлны һәм юл инфраструктурасын
төзекләндерүгә тотылды.
“Урамны яктырту объектларын, фонтаннарны һ.б. карау һәм
төзекләндерү эшләре шулай ук, бюджет исәбенә башкарыла. Әлеге максатларга
күчерелгән бюджет чаралары 922 млн. сум тәшкил итә”, - диде Р.Шәфигуллин.
Торак-коммуналь хуҗалыгына 1 млрд. 523 млн. сум күчерелгән,
шуларның 1 млрд. 118 млн. сум гражданнарны авария халәтендәге йортлардан
күчерүгә, 395 млн. сум – күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләрен башкаруга
китте.
Социаль сәясәт бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд. 179 млн. сум
тәшкил иткән.
“Мәдәният” бүлеге буенча чыгымнар 494 млн. сум тәшкил иткән,
шуларның 414 млн. сумы мәдәният учрежденияләрен карап тотуга бирелгән.
“Транспорт” бүлеге турында сөйләшкәндә, бу өлкәдә чыгымнар 483
млн. сум тәшкил иткән.
Р.Шафигуллин сүзе буенча, 2016 елда төзекләндерү объектларын
муниципаль казнага бирү турында карар кабул ителгәннән соң милек өчен салым түләү
буенча 270 млн. сум бюджет акчалары азат ителгән.
“Бюджетны үтәү процессында кабул ителгән чаралар безгә
бюджетның барлык планлаштырылган чыгымнарны да тулы күләмдә финанслау
мөмкинлеген бирде”, - дип билгеләде Р.Шәфигуллин.
“Безгә шәһәр бюджетын авыр икътисади вакыйгалар вакытында
гамәлгә ашырырга туры килде. Без үз өстебезгә алынган барлык бурычларны да үтәп
чыктык”, - дип билгеләде Казан Мэры Ильсур Метшин.